Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әмир мәчетенең имамы үзенең авылдашын мактый

Авылдашым Фәрхад Нуретдинов турында мактап язам. Аның әтисе Әхтәм дә шундый уңганнардан иде: мәрхүм гомере буе колхозда Беларус тракторы йөртте.

Кырларга агу сиптерү, кукуруз, чөгендер, бәрәңге чәчү кебек җаваплы эшләрне еш кына аңа йөклиләр иде. Әхтәм барысын да җиренә җиткереп эшләде. Авыр туфрагы җиңел булсын. Лашман авыл җирлеге Советы аның улы Фәрхадкә Беларус бульдозер тракторы тапшырды. Ул да, әтисе сыман, эшен менә дигән итеп башкара, хәтта иртән сәгать дүрттә торып та, төнлә дә тракторын кабыза. Шуңа да кышын авылыбыз юллары һәрвакыт такыр. Тыкрыклар, зиратка бара торган юллар – барысы да чип-чиста. Мәет булса, кабер өсләрен чистартканда да, Фәрхад тракторы белән шунда, икенче карыйсың, инде кабер дә казыша. Ул барына да өлгерә: авылда клуб мөдире һәм мәктәптә каравылчы. Авылыбызда шундый игелекле кешеләр булуына бик шатмын. Аллаһым аларга исәнлек-саулык, гаиләләрендә тынычлык, эшләрендә уңышлар юлдаш итсен.

Люцир ЗЫЯТДИНОВ,

Әмир авылы имам-хатыйбы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев