Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Әмир авылы өлкәннәре эшкуар Әгъләмовларга көн дә рәхмәт укыйлар

    Узып баручы ел башында безнең авыл егетләре - Себердә эшләүче бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар сугыш чоры балаларына “Кыш бабайдай” зур бүләк ясадылар.

    Әмир авылының  кырыктан күбрәк әби-бабасы, ай саен, бер кешегә 2 мең сум исәбеннән, авыл кибетеннән бушлай товар алу хокукына ия булды. Шулай итеп, февраль аеннан башлап, без - ирем Сидамит белән, икебезгә дүрт меңлек товар, нигездә, азык-төлек алабыз. Кирәксенгән кешеләргә промышленность товарлары да бар. “Тәмлүшкәләрне” алган саен, бу рәхәт безгә генәме соң дип сөенәм, бушлай бит, ай буе авылдашларыбыз күчтәнәчләрен авыз итәбез, беркайда күрелмәгән хәл бит бу.

    Фазыл белән Миндарга Ходайдан гел яхшылык, исәнлек теләп торабыз. Мин Югары оч кызы буларак, элеккеге шушы игелекле күршеләрем белән бик горурланам. Башкаларга да “Алар бит безнең оч егетләре!” дип мактанам. Әгъләмовларга, гомумән, барлык авылдашларыбыз рәхмәтле. Авыл өчен куйган тырышлыклары, игелекләре бик күп аларның, барысын да санап тормыйм.

    Ни кызганыч, быел олы яшьтәге байтак авылдышыбызны  соңгы юлга озаттык. Сугыш чоры балалары утызлап кына калды.  Алар сугыштан соңгы авыр елларда илне, колхозны, авылны күтәргән буын. Мин 1943 нче елгы, әтиебезне, сәламәтлеге белән бәйле, сугышка алмаганнар, ә менә ике абыем, Фатыйх белән Минәхмәт,  фронтовиклар иде. Әти миңа 6 яшь вакытта үлгән, аны төштә күргән кебек кенә хәтерлим. Үземә колхозда яшьли ат җигәргә, грузчик булып эшләргә туры килде. Ул чор кешеләренә, барыбызга да эш эләкте инде.

    Менә шундый авылдашларыбызны хөрмәтләгәннәре өчен, Фазыл һәм Миндар Әгъләмовларга, ачык йөзле кибетчеләребез Гөлшатка, Зөһрәгә дә бик зур рәхмәт. Кайгы-хәсрәтсез яшәгез, кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын!

    Разыя Зыятдинова.

    Әмир авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: