Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әмир авылы киявендә Сталинның Рәхмәте сакланган

Район газетасыннан укып белешүемчә, Әмир авылы тарихына кагылышлы китап әзерләнә икән. Бигрәк яхшы хәбәр: эчем пошып тора иде әле, ник дисәң, Туймәт турында китап чыкты, әмирлеләрнеке – юк. Безгә, олы буынга, үткәннәр бик кызык бит. Күршеләребез - Әмир халкы белән гомер буе аралашып, белешеп яшәдек. Өстәвенә, мин Әмир кияве, мәрхүмә хатыным Рәисә шушы авылдан иде - Нәкыйбә әби кызы.

Газетада “Һәр мәгълүмат  кадерле”, дип язып чыкканнар иде. Шуны укыдым да, үземдә булганнарны редакциягә алып килдем. Бездә  хатынымның агасы, әбинең каенэнесе Камил Вәлиевка Бөек Ватан сугышында  бирелгән Сталинның Рәхмәте сакланган. Камил Вәли улы (Вәли бабай  30 елларга кадәр Әмирдә указлы мулла булган – Шакиров Вәлимөхәммәт Мөхәммәт улы (1852-1927).

Камил Вәлиев хәрби лейтенант булып, сугыштан исән кайткан. Аннан соң Үзбәкстанда, Әндиҗан шәһәрендә яшәде. Инде мәрхүм. Исән вакытында авылга сирәк кенә кайткалап йөрде. Аның ике улы бар иде, Ленинградта яшәделәр. Берсе Наил исемле. Тик алар белән элемтәләр өзелде. Аннан хатыным Рәисә, күрешергә дип, аларга хатлар да язгалап карады – җавап кына булмады.

Нәкыйбә әбинең ире Мөхәммәтшәриф Вәлиев (Камилның абыйсы)  сугышта һәлак була.  Тол калган Нәкыйбә  колхозда  тырышып хезмәт куйган. Ул соңгы елларын бездә яшәде. Аның медальләр белән  бүләкләнүе турында таныклыкларны сакладык, аларны  да китап авторына җибәрәм. Бәлки кирәге чыгар.

Нургали Галимов.

Туймәт авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев