Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Мингосман Мортазин: “Заһидә” китабын укыган саен укыйсы килә

Район  үзәк китапханәсендә Галия Сафиуллинаның яңа басылып чыккан “Заһидә” дип исемләнгән яңа китабы буенча очрашу булды.

Китапханәдә авторның үзе белән, әсәрдәге геройлар турында кызу әңгәмә барды. Очрашуга авыллардагы китапханәчеләр, Галиянең авылдашлары, классташлары, дуслары, Чирмешәннән хезмәттәшләре, күршеләре, туганнары чакырылган иде.

Китапның гади язылышы, җиңел укылышы, вакыйгаларның бер-берсе белән тыгыз бәйләнеше, әсәрдәге персонажларның тулы образлары китап укучыны һич ялыктырмыйча үз эченә алып кереп китә. Вакыйгаларның, кешеләрнең язмышлары ничек бетүен беләсе килеп китаптан аерыла алмыйча укырга мәҗбүр буласың.

Авторның “Заһидә”сен укыган вакытта теләсәң, теләмәсәң дә, Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзен ача” романындагы вакыйгалар күз алдына килеп баса. Бу китап арасындагы вакыйгалар барышы, кешеләрнең язмышлары арасында йөз елга якын вакыт узган булса да, ниндидер бәйләнеш барлыгын сиземлисең.

Галия үзе дә китапны тиз яздым, тизрәк бетерәсем килде, ди. Гаҗәп тә түгел, автор андагы һәр герое өчен борчыла, елый, кәефсезләнә, язмышлары турында кайгырта.

Заһидәнең әнисенең кызы аркасында кешеләргә күтәрелеп карарга да оялып, хурланып, ни үле, ни тере булып йөрүе, кан-яшь түгүе авторның йөрәге аша узган.

Илнарның кешелексезлеге, каты күңеллелеге, хатын-кызларга карата гел начар фикердә булып үз нәфесен канәгатьләндерү өчен генә тырышуын, явызлыгын да автор үзенең күңеле аша уздыра, Заһидәнең начар тәртибендә үзен дә гаепле санап, укытучысы Сара ханым инсульт ала. Бу образ укучы күңелендә авторга карата, китап укучы күңелендә дә тирән хөрмәт уята, чөнки аеруча соңгы вакыйгаларда укытучыларны гел гаепләп, яманлап, аларга карата начар  фикерләр белән генә язылган язмалар күп очрый. Галиянең Заһидәсендәге Сарага карата булган мөнәсәбәт авторның үзен укыткан укытучыларын күзаллап язылган диеп була.

Галиянең моңа кадәр чыккан “Мәхәббәт корбаннары”, “Сыналган мәхәббәт”, “Кереп барам гомер көзләремә” китап укучылар арасында тиз таралып, яратып укылдылар. Беренче китабы шигърият дөньясына алып керсә, башкалары тормышның ачысын-төчесен, кайгысын-шатлыгын, яхшылыгын-начарлыгын, дус-ишнең ниндиләр булуын ачык күрсәтә.

Галиянең шагыйрь җанлы булуы әтисе Сәлим агайдан бүләк. Сәлим агай бәләкәй генә блокнот ясап сугыш эчендә кан койганда да шигырьләр яза. Аның ул “Моабит дәфтәре” әле дә саклана. Сугышта күп яралар алып бер аягын югалтса да, шигырьләренә тугрылыклы кала, гел яза якташыбыз.

Галия язган китаплардагы хатын кызларның йомшак күңеллелеге, изге җанлы, кешеләргә һәрчак яхшылык кына эшләргә тырышулары, кыенлыклар алдында каушап, аптырап калмаулары әнисе Әминә апа образын күзаллап язылуына инанам. Бу гаилә белән без гомер буе аралашып яшәдек, аларның тормышлары, характерлары яхшы таныш.

Сәлим агайның беренче тормыш иптәше йөрәк белән кинәт авырып вафат булды. Ир кеше берсеннән-берсе бәләкәй 8 бала белән калды. Төпчегенә 6 гына ай. Бер аяксыз, инвалид иргә 8 бала өстенә килергә ашкынып торучы хатын-кыз күренми. Яшәү өчен тормыш шартлары нормаль булган Әминә апа, рәхмәт, Сәлим агай сүз кушкач, балалар хакына ризалыгын биреп, алар кушылалар. Ул балалар үсеп, укып, тормышларын корып, Әминә апаны үз әниләре итеп хөрмәт итеп яшәделәр. Шул балаларның туйларында, өйләрендә әби-бабай булып түрдә утырдылар. Гомер агышында уртак балалары Сирень, Галия, Розалар 8 баланың дәвамчылары булдылар.

Әминә апа образы Галия язмаларында чагылыш тапмый диеп һич әйтә алмыйсың.

Китапны ике кат укып чыктым. Күңелем белән, мин Галияне Гүзәл Яхина белән бер тигезлектә күреп сокландым.

Очрашуга килгән һәр кеше Галия Сафиуллинага исәнлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар теләде. Шундый китап язып укучыларны шатландырганы өчен олы рәхмәтләрен әйттеләр, авторның кулъязмасы һәм “Заһидә”не үзләре белән алып киттеләр.

Мингосман Мортазин.

Иске Кади авылы.

фото: Газизова Регина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев