Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Людмила Зыкина җырлары чирмешәнлеләрне тагын да берләштерде

“ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе халык артисты Людмила Зыкина истәлегенә оештырган музыкаль кичә район мәдәният йортында тамашачылар тулы залда үтте.

Шунысын әйтергә кирәк, әлеге чараны күп чирмешәнлеләр, бигрәк тә олы буын вәкилләре нык көтте һәм анда катнашып күңелләрен ял иттерделәр.

Россия, мәхәббәт, туган як табигате хакындагы тирән мәгънәле җырлардан тыш, тамашачылар алып баручы Альмир Жораевтан һәм Елена Ланкинадан бөек җырчы тормышы һәм иҗаты турында байтак мәгълүмат ишеттеләр.

Яхшы тәэсирләр алып һәм күңелләре күтәрелеп, алар оештыручыларга рәхмәтләрен әйттеләр һәм мондый кичәләрне ешрак үткәрергә тәкъдим иттеләр.

Рус милли-мәдәни берләшмәсенең Чирмешәндәге бүлекчәсенең 5 еллык эшчәнлеге чорында мәдәниятне үстерүгә, халык гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклауга йөз тоткан чаралар шактый үткәрелде. Без әлеге эшне башкарыр-
га булышучы мәдәният хезмәткәрләренә, үзешчән сәнгать артистларына бик рәхмәтлебез. Узган кичә дә эшнең уңышы иҗат өчпочмагы: оста оештыручы, сәләтле артист һәм рәхмәтле тамашачы икәнлеген дәлилләде. Әлбәттә инде, кызыклы, эчтәлекле һәм истәлекле кичәләр, тамашачылар алкышлавы һәм теләкләре безне яңа эшләргә  рухландыра.

Валентина Меркулова,
 РТ рус милли-мәдәни

Кадрия Гамирова фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев