Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Лашманлылар Минсәгыйть Шакировка бик рәхмәтле

Аның бөтен гомере Чирмешән районында үтте. Бик яшьли җитәкче постлар биләп, районыбыз өчен мактаулы гамәлләр кылды.

Чирмешәндә әле дә дистәләгән гаилә ул төзеткән, матурлаткан йортларда яши. Газлаштыру, юллар төзү һәм ремонтлау буенча башкарган эшләре дә тарихка кереп калды. Ул алга карап эш йөртә белүче, инициативалы, киң эрудицияле җитәкче иде.

Без, лашманлылар, якташыбыз Минсәгыйть Шакировка аеруча рәхмәтле. Туган авылын, аның халкын беркайчан да онытмады, онытмый ул. Юллар шомартуга, төрле биналарны үзгәртеп коруга, яңаларын төзүгә зур өлеш кертте. Минсәгыйть Закир улы төзеткән мәктәбебез күпләр көнләшерлек, өлге булырлык.

Су челтәрләрен яңарттылар, чишмәләребезне күркәм иттеләр, тирә-юньнәрен картинадагы сыман ясадылар. Күрше – Әмир авылын төзекләндерү буенча да зур эшләр башкарылды.

Лашмандагы төп нигезендә өр-яңа йорт та салдырды Шакиров. Монда гел кайтып-китеп йөри.

Кеше хаталардан азат, идеаль түгел, һәркемнең кимчелеге, кемгәдер ошап бетмәгән сыйфатлары була, бигрәк тә җитәкче урын биләүчеләрнең. Әмма кылынган яхшылыклар турында ешрак искә төшерсәк иде.

Зур юбилее – тууына 70 яшь тулу алдыннан болар хакында кабат искә төшерәбез, районда гына түгел, республикада да үзен чын җитәкче итеп таныткан авылдашыбыз Минсәгыйть Закир улы Шакировка тирән хөрмәтебезне, рәхмәтебезне белдерәбез, саулык, бәхет, имин тормыш телибез.

Хөрмәт белән, лашманлылар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев