Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Лашмандагыча эшләп карагыз әле

Район газетасында "Контейнер урынына - капчык" язмасын укыгач, бу мәсьәлә уңаеннан, мин дә үз фикеремне белдерергә булдым. Безнең Лашманда да каты көнкүреш калдыклары өчен элек контейнерлар урнаштырып чыкканнар иде. Алар тиз арада тулып ташалар да, кәгазь, полиэтилен капчыклар, пластмасс шешәләр, чипсы пакетлары һәм башкасы бөтен урамга таралып, әйләнә-тирәне пычрата, ямьсезләп...

Район газетасында "Контейнер урынына - капчык" язмасын укыгач, бу мәсьәлә уңаеннан, мин дә үз фикеремне белдерергә булдым.


Безнең Лашманда да каты көнкүреш калдыклары өчен элек контейнерлар урнаштырып чыкканнар иде. Алар тиз арада тулып ташалар да, кәгазь, полиэтилен капчыклар, пластмасс шешәләр, чипсы пакетлары һәм башкасы бөтен урамга таралып, әйләнә-тирәне пычрата, ямьсезләп тора иде. Һәр контейнер тирәсендә чүп-чар өеме барлыкка килде.

Көздән бирле бездә чүп-чарны яңача, капчыклар белән җыя башладылар. Ниһаять, урамнар чистарып калды, авылның "йөзе" үзгәрде.

Атнага ике тапкыр, билгеләнгән сәгатьтә, капчыкның авызын бәйләп, урамга, өй каршына чыгарып куябыз. Районнан килгән трактор яисә машина аларны алып китә. Саклап та тормыйбыз, этләр дә тими. Хәзер инде моңа халык та күнекте.

Тәлгать Исхаков.
Лашман авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев