Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Лашман малайлары “Сложный” агрегатын эшләткән

Үткәннәр искә төшеп китте. Бар да бүген булган кебек. Дәһшәтле сугыш беткәннән соң, илне, производствоны, колхозларны тергезү чоры башланды. Бу узган гасырның 50 нче еллары. Без, сугыш чоры балалары (яки ятимнәре) - 10-15 яшьлек малайлар, каникуллар һәм мәктәптән тыш вакытларда, олылар белән бер рәттән колхозга булыштык.

Ул ат җигеп, арбага авыл буенча көл, күмер җыеп йөрү дисеңме, бар да булды. Шулай ук атка җигелгән озын арбага 3-5 метрлы агачны салып (ягъни бүрәнәне) колхоз пилорамына алып кайтулар. Бераз үсә төшкәч, Зәмзәмия, Хәят, Миннур апалар белән (колхозда комбайн юк, “Сложный” дигән суктыру агрегаты бар иде) үрәчәле арбадан үзебез зурлыктагы көлтәләрне шул суктыргычка, 2 метр биеклеккә күтәреп бирә идек. Безгә, малайларга иң җайлысы - суктыргычтан чыккан саламны волокуша белән өем янына китерү. Ә көз җиткәч бәрәңгегә чыгулар да истә. Бәрәңгене карлы туфрак өстендәге җыясы. Кул-аяклар өши.

Соңрак колхозларда чөгендер игү башланды. Безгә аның мәшәкатьләрен дә кичерергә насыйп булган. Элек эш хакы I трудодень булса, соңрак акчалата түләүләр башланды. Кыскасы, күпне кичерде безнең буын халкы. Сиңа зур һәйкәл куярлык, сугыш чоры баласы!

Минәхтәм Фатыйхов, ветеран укытучы.

Лашман авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев