Күршем – дустым ул минем
Безгә язалар

Күршем – дустым ул минем

Кешелек дөньясында гаилә мөнәсәбәтләре иң алда торса, кардәш-туганнардан соң бер-берсенә иң якыннар ул –  күршеләрдер.

Минем дә шундый якын кешем – күршем, авыр чакта терәк булган, төпле киңәшен бирүче дустым Минзилә Илалетдинова бар. Ул Иске Кади авылында яши. Үзе дә 49 яшендә тол калып, тормышның ачысын-төчесен күрсә дә, кешегә җылы сүзен кызганмый. Күршем белән сөйләшкәннән соң кайгы-хәсрәт тә, борчу-мәшәкать тә һәрвакыт онытыла, күңелдә тынычлык урнаша.

Минзилә – бик игелекле һәм мәрхәмәтле, гел ачык йөзле. Беркайчан да кешегә авыр сүз әйтмәс, чибәр холыклы ханым.

“Күрше хакы – тәңре хакы” диеп,

Дога итеп әйтәм сүземне.

Шундый яхшы күршеләрем белән

Яшәүләре миңа күңелле.

Мөслимә Нуретдинова.

Иске Кади авылы.

Кадыйр Гомәров фотосы


Нет комментариев