Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • ​​​​​​​“Красный Октябрь”дә 1200 колхозчы иде

    ​​​​​​​Мин дистәләрчә ел “Красный Октябрь” колхозында агроном булып эшләдем. Заманында ул районда иң зур һәм республикада беренче унлыктагы хуҗалык саналды. Барлык җир биләмәләре – 12300, ә сөрүлек җирләре 8774 гектар иде.

    Әлеге хуҗалыкның барлыкка килү тарихына күз салыйк әле.

    Сугыштан соңгы елларда ул 11 колхозны берләштерде: өчесе – Чирмешәннең үзендә, “Красный берег” (Малый Чегодай), “Свободный пахарь” (Титов поселогы), һәм шулай ук якын-тирә торак пунктлардагы колхозлар – Труд, Свобода, Казанка, Искра, Липки, Сотников. (Ул торак пунктларның күпчелеге бүген юк инде). Алар урынына “Красный Октябрь”дә дүрт бригада төзелде. Әле дә истә, 1974 елда анда 1200ләп колхозчы хезмәт куйды. Алар ел буена эш белән тәэмин ителде. Шунысын әйтергә кирәк, ул вакытта район үзәгендә оешмалар хәзерге кебек күп түгел. Лашманда – “Сельхозтехника”, Шешминкада ПМК-17 бар иде, МСО - барлыкка килү алдында... Чирмешәндә яшәүчеләрнең күпчелеге колхоз әгъзалары иде.

    70 нче еллар уртасына кадәр Чирмешәндә, элеккеге кирпеч заводы поселогы каршындарак урында, су тегермәне эшләде, анда тирә-як авыллардан да халык күп килә иде.

    Хуҗалык белән 1975 елга кадәр – Гаяз Гарифуллин, аннан, 1987 елга кадәр, Кәүсәр Хәмитов җитәкчелек иткән елларда “Красный Октябрь”нең икмәк тапшыру күрсәткечләре чагыштырмача тыйнак иде. Әмма әлеге җитәкчеләрнең алдан күрүчәнлек сәләте булганга, кыш уртасында фураж, ә язга таба орлык эзләп йөрергә туры килмәде. Ә бит башка кайбер хуҗалык җитәкчеләренең хәтта саламны да чит өлкәләрдән һәм республикалардан ташыган еллар булды.

    Әлбәттә, игенчелектә дә, терлекчелектәге кебек, кул хезмәте күп сорала иде. Шикәр чөгендерен игүне генә алыйк. Аны 2-3 тапкыр сирәкләп кәтмәнләү, комбайн артыннан чөгендернең тамырларын җыеп чыгу, яки чөгендер алуны тулысынча кул көче белән башкару дисеңме...

    80 нче еллар башында чөгендер игүдә көчен киметү максаты белән һәм моңа өйрәтү өчен Франциядән белгечләр чакыра башладылар. Әмма бу теләгән нәтиҗәне бирмәде, чит ил агрегатлары һәм әлеге культураны игү өчен гербицидлар ала башлагач кына эш алга китте.

    Терлекчелек өлкәсендә исә, җәйге чорда тулаем сөт саву күләме тәүлегенә 16-18 тоннага кадәр җиткән еллар булды, шуның өстәвенә халык – шәхси сектор аны 4-5 тонна тапшырды. Бер сыердан еллык савымны 3,2-3,5 мең килограммнарга җиткерәләр иде. 1992 елда хуҗалык, “өстән” кушып, 3 колхозга бүленде: “Красный Октябрь” (Чирмешән көньягы), “Чирмешән” (район үзәгенең төньягы) һәм “Казанка”.

    Алар ул вакытта колхозлар түгел, ә күпләргә аңлашылмаган авыл хуҗалыгы кооперативлары дип атала иде. Дөрес, алар озын гомерле булмадылар.

    ...Хәзер Чирмешәнннең элеккеге колхоз территориясендәге җирләрне күптәнге һәм ышанычлы инвестор - “ЧИРМЕШӘНАГРО” һәм бездә күптән түгел генә эшчәнлеген башлаган “БИО АГРО” арендалый. Монысы инде бөтенләй башкаа тема.

    Харитон Митюков, хезмәт ветераны.

    Чирмешән авылы.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: