Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кәминкәне гөрләтеп яшәдек

Бер көнне өебезгә унлап мәктәп укучысы килеп керде. Бу көтелмәгән визиттан әүвәл бераз каушап та калдык. Баксаң-күрсәң, Түбән Кәминкә мәктәбенең Туган як тарихы музее җитәкчесе Миңсылу апалары Закирова белән алар безнең хезмәт юлыбыз хакында белешергә килгән икән. Шушы яшь тарихчылар белән сөйләшә-сөйләшә ирексездән узганнарга кире кайттык. Безнең гомеребезнең шактый еллары...

Бер көнне өебезгә унлап мәктәп укучысы килеп керде. Бу көтелмәгән визиттан әүвәл бераз каушап та калдык. Баксаң-күрсәң, Түбән Кәминкә мәктәбенең Туган як тарихы музее җитәкчесе Миңсылу апалары Закирова белән алар безнең хезмәт юлыбыз хакында белешергә килгән икән. Шушы яшь тарихчылар белән сөйләшә-сөйләшә ирексездән узганнарга кире кайттык.

Безнең гомеребезнең шактый еллары мәдәният белән бәйле булды. Тормыш иптәшем Асия 35 ел китапханәче, ә мин 22 ел авыл мәдәният йорты директоры буларак хезмәт куйдык. Шәхсән мин, моңа кадәр Иран чигендә армия хезмәтен узып, старшина дәрәҗәсенә ирешкән егет. Аннан кайткач, учетчик-заправщик, комсомол секретаре, кассир-радист, партия оешмасы секретаре, авыл Советының салым җыю агенты, мәктәптә укытучы булып та тәҗрибә тупладым. Бу һөнәрләрнең киләчәктә барысының да эштә дә, тормышта да кирәге чыкты.
Элек безгә утын белән ягып җылыта торган, хәтта электр уты да кермәгән иске клубта эшләргә туры килде. Утынны үзебез әзерләдек. Чи утын белән ягылган бинаның җылылыгы ни чама гына булгандыр инде, белмим. Алай да ул вакытта да клубтан кеше өзелмәде. Ә 1979 елда яңа мәдәният йорты ачылгач, эшкә дәрт тагын да артты. Түбәнкәминкәлеләрне шундый биналы итүдә колхоз рәисе булып эшләгән Габдерәхим Хәертдиновов, партком секретаре Әгъзам Кадермиев, авыл Советы рәисе булып торган Гайсә абый Юнысовлар бик тырышып йөрделәр.
Ул чорда идеология дигән әйбернең бик көчле чагы. Мәдәният хезмәткәрләренә таләпләр дә зурдан булды. Китап укучылар белән түгәрәк өстәлләр оештыру, язучылар, аларның әсәрләре хакында әңгәмәләр кору эше сүздә генә калмады. Халыкта элек китаплар белән кызыксыну да көчле иде: берәр язучының яңа романы кайтса, аны авылдашларыбыз чират торып ук укыды. Ә китапханәчеләр исә моның өчен үзләре дә әзерлекле булырга тиеш иде. Чөнки китап, аның эчтәлеге турында иң әүвәл китапханәчедән сорыйлар бит. Халык чынлап та мәдәният йортына тартыла иде, шуңа да алар ул чорда гөрләп торды. Концертлар белән күрше авылларга да чыга идек. Шахмат, шашка , бильярд уеннары буенча оештырылган ярышлар, атна саен "Яшьләр кичәләре", колхозчылар бәйрәмнәре, стена газеталары чыгару, кыр эшләре вакытында агитбригадалар төзеп концертлар белән чыгыш ясау дисеңме - мәдәният хезмәткәрләре тик тормады ул заманда. Безнең авыл халкы радиогазеталарны да бик яратып тыңлый иде. Анда һәр тармакта эшләгән иптәшләрнең хезмәт күрсәткечләре атала, аерым уңганнарга музыкаль котлау тапшырыла иде.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерли торган чараларда хезмәт коллективлары,хәтта аларның җитәкчеләре, үзешчәннәребез катнашты. Эштән арып кайткан авылдашлар, рәхмәт аларга, клубка чыгарга, репетицияләргә килергә үз вакытларын кызганмадылар. Рәхмәт аларга. Күмәк көч куйгач, хезмәт җимешләребез дә мулдан була иде. Ирешкән уңышларыбыз өчен исә җитәкчелек тә тиешенчә бәяләп үсендерә белде.
Безнең әлеге хезмәтләребез эзсез югалмаган икән. Күпләрнең күңелендә әлеге еллар матур хатирә булып сакланган икән - юкка эшләмәгәнбез. Безне искә алып зурлаганнары, безгә килеп күңелебезне күргәннәре өчен мәктәп укучыларына, укытучыларга зур рәхмәт әйтәбез.
Фаил һәм Асия Гафиятуллиннар.
Түбән Кәминкә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: советы Түбән Кәминкә авылы Музейлар роман