Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Көләм, елыйм туган телемдә

Туган телем, газиз туган телем, татар теле! Сине камил белүем белән мин нинди бәхетле. Рәхәтләнеп туган телемдә сөйлим, сөйләшәм, укыйм, язам, уйлыйм, елыйм, көләм...Нәкъ Тукай әйткәнчә, “дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы”. Мөмкинлекләрең чиксез, туган телем! Сине белүем мине башка телләрне хөрмәт итәргә өйрәтте, аларны өйрәнергә этәрде. Рус телен яхшы белүем, грамоталы язуым белән дә мин туган телемә бурычлы. Француз, немец телләрен өйрәнгәндә дә, мин сиңа таяндым. 

Ә башкорт теле... Ничә еллар буена “Башкортстан кызы”, “Башкортстан укытучысы” дигән кызыклы, мәгълүматлы журналларны яздырып алып укыдым. Татар-башкорт, башкорт-татар якынлыгын, тел берлеген тоеп, хисләнеп, күпме яңа сүзләр өйрәндем (бездәге почмак, нөеш(мишәрчә әле ул нүеш) –аларда мөеш, гөмбә - бәшмәк...) әллә нихәтле шигырь ятладым: 
“Ҡарашыңда серҙәр ята, 
Уйҙарыңда яҡшылыҡ. 
Эске донъяң зифа, таҙа, 
Шундай татлы матурлыҡ”. Якын да, матур да! Тугандаш тел шул! 


Казах теле, мәсәлән. Татар телен белгән кешегә әллә ни күп вакыт кирәкми аны өйрәнергә. Хәзер бит косметика (чәч буяулары, крем-мазьлар, духи-лосьоннар), чәй, төрле ашамлыкларның нәрсәдән торуы, ничек кулланылуы берничә телдә бирелгән була. Анда кайчакта рус телендә булмый да әле, әмма казах телендә һәрчак языла. Укыйсың, беренче кат укыганда аңлашылып бетми кебек, ә аннан соң уйлап та тормыйсың, гадәткә керә, татарча укыган кебек, шытырдатасың гына. Монда да синең ярдәмең, туган телем! 


Әзәрбәйҗан теле...Мәктәбебездә шушы милләт вәкилләре укый. Күченеп килгәндә, ни русча, ни татарча бер авыз сүз белмәсәләр дә, татар телен шулхәтле тиз өйрәнеп алалар. Татар теле, әзәрбәйҗан теле – бер агачның тамырлары шул, тугандаш телләр. “Salam, dostum!” – дисәләр, ничек исәнләшмисең дә, ничек сүз башламыйсың инде!? Аңлашабыз алар белән дә... 


Төрек телен әйтмим дә инде. Төркиягә ялга барып кайткан күпме кеше: “Анда татар телен белсәң, шәп!” - диләр. Әйе, һәркемгә үзенеке якын шул: анда да кардәш халыкларны үз итәләр. 

Мин үзем дә, кая гына барып керсәм дә, башта туган телемдә “Исәнмесез!”- дим. Татарча җавап кайтаралар икән, сүземне дәвам итәм, юк икән, кайсы телдә аңлаша алабыз, шул телдә сөйлим. 
Чит җирләрдә йөргәндә: “Әйе, без Россиядән, әмма без - татарлар, Казаннан, Татарстаннан”, - дим. Татарстан турында, татарлар турында, тарихы, күренекле кешеләре, истәлекле урыннары турында кызып-кызып сөйлим, үзебезнең барлыкны белдертәсем килә (“Без дә Хакның бәндәсе!” Г.Тукай).

Шулай бервакыт Парижда кафеда 35-40 яшьләр тирәсендәге французлар белән таныштык. Без боларга Татарстан, Казан турында әллә нәрсәләр сөйләп бетердек. Аңлатып булмый гына бит Россиядә шундый җир барлыгын. Шулвакыт ирем : ”Универсиада, чемпионат, футбол...”- дип сөйли генә башлаган гына иде, “Футбол, Казан, “Рубин!”дип кычкырып, безне чак күтәреп алмадылар, әйтерсең лә каршыларында, Татарстанның да иң читендә урнашкан Чирмешән районыннан килгән ир белән хатын түгел, ә Казанның футбол командасы басып тора. Бу күренешне язып кына сурәтләп бетереп булмый, моны үзең күрергә кирәк! 

Ә узган ел Кырымның Бахчасарай шәһәрендә бик күп тарихи урыннарны карап йөрдек тә, әкрен генә, сөйләшә-сөйләшә, төрле сувенирлар сатыла торган киоскларка таба юнәлдек. Шунда сатучыларның берсе, кояш кебек балкып, безгә: “Сез татарлар бит, баядан бирле тыңлап торам, Казан татарлары, әйе бит?!” – дип сүз катты. Олы яшьләрдәге матур гына кырым татары апасы. “Сөйләгез әле, сөйләгез, әкренрәк сөйләсәгез, мин барысын да аңлыйм”, - ди. Озак сөйләштек: ул безгә үзе турында, Кырым турында сөйләде; без Казан, Татар илендәге тормыш-яшәеш турында соңгы яңалыкларыбызны җиткердек. Ерак тамырлары Казаннан булган кардәш апабыз безне (күзләре мөлдерәп яшь белән тулса да, еламады), туганнарыдай якын күреп, озатып калды. 

Кайда гына булсак та, кайда гына йөрсәк тә, кем белән генә очрашсак та, һәркайдан ямь, тәм табып кайтам. Саубуллашканда да, кунакханәме ул, пансионатмы, шәхси йортмы, барыбер, хуҗалары белән, бүләкләр алышып, туганнар кебек аерылышабыз. Адресларын, телефон номерларын бирәләр, туп- туры үзебезгә килегез, дип чакыралар. Рәхәт! Бу бит безне генә түгел, бөтен татарымны хөрмәт итү дигән сүз! Ә хөрмәтнең башы – синдә, туган телем! Рәхмәт сиңа, газиз туган телем!

Гакилә Нуретдинова.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев