Әккәрәйлеләр рейхстаг диварында да үз язуларын калдырганнар
Билгеле бер совет җырында җырланганча, безнең солдатлар сугышта үз җирләре өчен генә һәлак булмады. СССР территориясеннән немец-фашист илбасарларын куып чыгаргач, совет солдаты 1944-1945 елларда Европа дәүләтләрен дә азат итте.
Безнең Әккәрәйдән дә Европада сугышкан авылдашларыбыз аз түгел. Көнчыгыш Пруссия өчен барган бәрелешләрдә старшина Василий Владимирович Красновның һәм рядовой Артемий Семенович Терентьевның гомерләре өзелгәне мәгълүм. Соңгысы 1925 елгы, аңа бары 20 яшь тә тулмаган була...
Германиядә Моисей Иванович Маркеловның кабере бар. Ул Җиңүдән соң – 13 майда һәлак була. Сугыш ул рәсми рәвештә кәгазьдә генә 1945нең 9 маенда тәмамланган, безнең солдатларны әле аннан соң вәхшиләрчә, качып-посып үтерәләр. Фашистлар һәм аларның тарафдарлары белән яшерен сугыш 50 нче елларга кадәр дәвам итә.
Мәшһүр “Катюша”да хезмәт иткән авылдашыбыз, гвардия ефрейторы Виктор Спиридоновның Берлинны штурмлаганда катнашуы билгеле. Үзенең һәм хезмәттәшләренең язуын рейхстаг диварында калдырганын сөйли иде. Ул Германиядә озак хезмәт итә, өенә бары 1949 елда гына кайта, югыйсә авылдашыбыз Кызыл Армиягә 1942 нче елда ук алынган. Виктор Егорович Сталинград сугышында катнашкан, Украинаны, Польшаны азат иткән... Күп кенә сугышчан бүләкләр, шул исәптән “Батырлык өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре иясе иде.
Лейтенант Пантелей Иванович Трофимов Җиңү көнен Австрия башкаласы Венада каршылый. Ул хәрби ветфельдшер була, Кызыл Армиядә – 1939 елдан. Сугыш алдындагы хәрби хезмәте вакытында ветеринария курслары тәмамлый, кавалерия частьләренең хәрби әзерлеге өчен җавап бирә. Аның күкрәген өч сугышчан медаль бизи.
1 нче Белоруссия фронты 132 нче укчы дивизиясенең отделение командиры гвардия өлкән сержанты Лазарь Николаевич Захаров та Германия территориясендә барган бәрелешләрдә аяусыз сугыша. Аны бүләкләү кәгазендә: “19.04.1945тә дошман оборонасын өзгән вакытта иптәш Захаров үз отделениесе белән бик оста командалык итте, сугышчыларны үз үрнәгендә батырлыкка рухландырды. Ул немец траншеяларына беренче булып үтеп, автоматтан атып, ике фашистны юк итте”, - дип язылган. Аны “Батырлык өчен” медале белән бүләклиләр. Әлегә кадәр Лазарьның хәрби “копилкасында” бер “Батырлык өчен” һәм “Сталинград оборонасы өчен” медальләре була.
1 нче Украина фронты 336 нчы Житомир укчы дивизиясе составында кызылармияче Дмитрий Маркелович Родионов исә Польша җирләрен азат итә. Бу хәрби часть Идел буенда – Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендә формалаша. Безнең якташыбыз сугышның беренче көннәреннән Җиңү көненә кадәр шушы дивизия составында үтә. Хәрби белгечлеге буенча – сапер. Алар миналы кырларны чистарталар һәм һөҗүм итүче пехотага юл ясыйлар. Шундагы батырлыклары өчен сапер Дмитрий Родионов III дәрәҗә Дан, II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, “Хәрби казанышлары өчен”, “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнә, Польша җирендә, Краков шәһәре янында каты яралана һәм Тула янындагы госпитальдә дәваланып, авылга инвалид булып кайта.
Кызылармияче Павел Васильевич Сафронов 1941 елның июленнән 235 нче Витебск укчы дивизиясендә хезмәт итә. Күп бәрелешләрдә, шул исәптән Балтыйк буенда, Польшада һәм Германиядә алышларда катнаша. Бүләкләү документларыннан белүебезчә, ул 1945 елның декабрендә авыр яралана. Сәламәтләнгәннән соң аны кыр пекарнясына ипи салучы итеп билгелиләр. Аның хакында командирлары бүләкләү листында болай дип язган: “Иптәш Сафронов теләсә нинди шартларда сыйфатлы ипи сала. Оборона вакытында ватылган трофей тегермәннәрне, молотилкаларны төзәтеп, эшләтеп җибәрде...” Павел Сафроновка гомерен куркыныч астына куеп, һәр көнне передовойга ипи илтергә туры килә. Батырлыгы өчен аны Кызыл Йолдыз ордены һәм “Хәрби казанышлары өчен” медале белән бүләклиләр.
Көнчыгыш Пруссиядә, Кенингсберг өчен барган сугышларда элемтәче, өлкән сержант Иван Александрович Мензелин да үзен батыр итеп күрсәтә. 1945 елның апрелендә бер авыл өчен барган сугышларда дошман әллә ничә тапкыр контрһөҗүмгә күтәрелә. Көчле һөҗүмнәр аркасында телефон элемтәсе еш сафтан чыга, элемтәче Иван Мензелин шунда 40 өзеклекне ялгый. Ул яралана, әмма, батальон авылны алганчыга кадәр, сугыш кырыннан китми. Авылдашыбыз I һәм II дәрәҗә Ватан сугышлары орденнары, Кызыл Йолдыз ордены һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Бүген исән бердәнбер ветеран-фронтовик Павел Николаевич Борисов та 1945 нче елда, хәрби кием кия. Сугыштан соңгы Германиядә аның хезмәте 7 елга сузыла. Ул да бик күп михнәтләр кичергән.
... Безнең илебез Җиңүне миллионнарның тормышы хисабына яулаган. Совет сугышчылары анда үзләре һәм үз җирләре өчен генә сугышмый, аларга күпме халыкны һәм илләрне фашизмнан азат итәргә туры килә. Кызганыч, кайбер илләрдә тарихи хәтер бик кыска. Әмма безнең солдатлар аның өчен гаепле түгел, алар үз бурычларын намус белән үтәгәннәр.
Михаил Захаров.
Әккәрәй авылы.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев