Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кече яшьтән башларга

Чирмешәндәге балалар бакчаларында: “Әкият”тә, “Ромашка”да, “Ландыш”та, “Каенкай”да барлыгы 165 татар баласы катнаш төркемнәрдә тәрбияләнә. Чирмешән татар җәмәгатьчелеге үткәргән сорашулар буенча, әлеге бакчаларга оланнарын йөртүче күпчелек татар ата-аналары балаларына татар мохите һәм татарча тәрбия тели.

Безнең фикеребез шушы: бала иң элек яхшы итеп үз ана телен – татар телен өйрәнергә тиеш, ул әле дәүләт теле дә булып тора. Татар баласы татар халык бишек җырларын, татар халык әкиятләрен тыңлап, милли җыр, биюләрне өйрәнеп, татарча дүртъюллыклар ятлап, татарча уеннар уйнап, татар халык әкиятләрен тыңлап үсәргә, мәктәпкә барганчы ук бала аңында татар рухы тәрбияләнергә тиеш. Татарча тәрбияләнеп бала урыс телсез кала дип борчылу урынсыз: урыс теле бала аңына урысча мультфильм караганда керә: мультфильмнардагы геройлар тормышындагы һәр сүз, һәр җөмлә эш-хәрәкәт белән бәйләнгән, бала ул сүзләрне чит тел булса да бик тиз отып ала. Шулай ук катнаш балалар бакчасында көндәлек 1-2 сәгать вакыт саф һавада төрле милләт балаларыңның бергә уйнавы да татар баласына урыс телен тиз үзләштерергә ярдәм итә.

Күп балалы гаилә, гасырлар буе бер тәҗрибәне куллана: төрле яшьтәге балаларын бергә тәрбияли, мондый гаиләдә олыраклар кечерәкләрне кайгыртырга, кечерәкләр олыракларны хөрмәт итәргә, аларны тыңларга (алар акыллырак) өйрәнә, алар артыннан яхшы кагыйдәләрне, гадәтләрне тизрәк отып үзләштерә. Мәсәлән, без энекәш белән, мәктәпкә укырга кергәнче үк, абыйларга ияреп, “Яшь гвардиячеләр анты”, “Бородино” шигырьләрен ятлап куйган идек инде. Кече яшьтәгеләр үз тирәләрендә олырак балалар булганда физик үсешкә, акыл үсешенә тизрәк ирешәләр, тапкыррак, җитезрәк, акыллырак булып үсәләр. Төрле яшьтәге балаларны җәйге чорда, тәрбиячеләрне ялга җибәрер өчен, балалар бакчаларында бергә туплап тәрбияләү бар. Чит илләрдә, балалар бакчаларында төрле яшьтәге балаларны бергә тәрбияләү шулай ук гамәлгә кертелгән. Татарстан Республикасы мәгариф Министрлыгында эшләүче белгечләр бу тәрбия алымына уңай карый, татарча тәрбияләүдә методик әсбаплар кирәккәндә ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерделәр.

Шушы тәҗрибәләрне Чирмешән балалар бакчаларында да кулланырга була: төрле яшьтәге татар балаларын бергә туплап татар мохитенда тәрбия кылу мөмкин эш дип саныйбыз. Алга таба шушы тәҗрибәне кулланып, районыбызда яшәүче чуаш, мордва балалары да Чирмешән балалар бакчаларында үз ана телләрендә тәрбияләнеп, ана телләрен белүче, димәк саклаучы булып үсәрләр дигән өметтә без.

Баласының татар телен белүен теләгән чит милләт ата-аналар теләген дә исәпкә алу мөһим. Татарстанда ике тел белгән кеше бер генә тел белгәннән отышлырак халәттә тора, шуның өчен татар телен белергә теләгән баланың теләген хупларга гына кирәк

Фирдәвес Галиева

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев