Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кармыш, Яшәүче халкы үз фельдшерын бик ярата

Медицина хезмәткәрләре тиздән һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә җыеналар. Кармыш авылында фельдшер булып эшләүче Вера Долгова бу көннәрдә күңелле мәшәкәтьләр белән йөри. Авыл уртасында салына башлаган ФАПны әйтерсең лә үзенең һөнәри бәйрәменә, вакытыннан алда өлгертәсе килә.

Туган авылым фельдшеры белән соңгы вакытта еш аралашырга туры килде.

Вера Николай кызы Долгованың авыл халкына һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, сизгер күңелле кеше булуына инандым. Хәзер андый шәхесләр, ни кызганыч, бик сирәк. Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан, Вера Николаевнага ихластан рәхмәт белдерәсебез килә.

Кармыш авылында эшләү дәверендә сез Харрасовлар гаиләсенә күп ярдәм күрсәттегез. Әнием Сәгадәт, әтием Хөҗҗәтнең тормышын саклап калдыгыз, шифалы кулларыгыз белән кирәкле уколларын ясадыгыз, җылы карашыгыз белән дәваладыгыз. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килгәнегез, түземле, изге күңелле, олы йөрәкле, кешелекле булуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, Вера!

Вакытында булышуыгыз әтиемнең гомерен 7 айга озынайтты. Шушы кыска гына вакыт эчендә, әтиле булып, аның җылысын тоеп яшәргә, ул сөйләгән мавыктыргыч, тормышчан вакыйгаларны тыңлап яшәргә мөмкинлек бирдегез. Үзегезнең гаилә, тормыш мәшакәтьләрегез күп булса да, көн саен телефоннан шалтыратып хәлебезне белешеп, киңәшләр биреп тордыгыз... Әгәр әтием исән булса: “Кызым, Верага сәлам әйт! Рәхмәтеңне дә әйтергә, онытма!” - дияр иде кебек.

Вера! Кармыш, Яшәүче халкы сезне ярата, хөрмәт итә, сезгә ышаналар. Җилдәй җитез, ачык йөзле фельдшерыбыз, булсын дип, тырышып йөри, җанын-тәнен биреп авыл халкына хезмәт итә. Чуваш милләтеннән булуына карамастан, авырулар белән менә дигән итеп татарча аралаша, кеше хәлен аңлый, көн дими, төн дими ярдәм итәргә ашкынып тора. Чын белгеч шундый сыйфатларга ия булырга тиеш. Фельдшерыбызга авыр хезмәтендә сәламәтлек, түземлек, уңышлар, гаилә бәхете телим!

Зөлфирә ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Кармыш-Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X