Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Карбыз үстерүче бакчачы хакында “Безнең Чирмешән”дә язганнар

Мин "Безнең Чирмешән" газетасын күптәннән алдырам. Гадәттә, аны соңгы битеннән укый башлыйм. Кемнең туган көне, нишлисең, кемнеңдер безнең аралардан мәңгелеккә китүе хакында да шуннан укып беләм. Әлбәттә, белдерүләр дә бик кирәк.

Аннары инде төп яңалык материалларына күчәм.

Күптән түгел Өлкәннәр көне узды, оешма җитәкчеләренең безне гәҗит аша котлауларына күңел булды, олыларны шулай онытмаулары бик сөендерә.

Пенсиядә булганлыктан, өйдән сирәк чыгам, өстәвенә, хәзер коронавирус белән бәйле эпидемиологик хәл дә катлаулы. Шул вакытта да “Безнең Чирмешән” район турында хәбәрләрнең бердәнбер саллы чыганагы булып кала бирә. Газетада бөтен  сәхифәләр дә кызыклы.  Миңа бигрәк тә якташларыбызның гыйбрәтле язмышлары яки шөгыльләре турында язмалар ошый. Иске Кадида карбыздан яхшы уңыш алган бакчачы хатын-кыз турындагы мәкалә истә калган. Моның өчен никадәр хезмәт куярга кирәк бит.

Газетабызга кызыклы яңалыкларның күбрәк булуын һәм укучыларының артуын телим.

Римма Хәлиуллина.

Чирмешән.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев