Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кара Чишмәдә тракторчы бабабыз сугышта танкист булган

Әтиемнең бабасы Кыяметдин Зәйнап улы Зәйнапов (1900-1942) Чирмешән районының Кара Чишмә авылында туган.

Ул 1934 елда Лашманда тракторчылар курсында укый, “Урал” колхозына беренче трактор алып кайтучылардан. Үзен “партиясез большевик” дип йөргән. Нык гәүдәле, Буденныйныкы сымак мыек йөрткән бабайны авылдашлары туры сүзле, уңган кеше иде дип хәтерлиләр.

Кыяметдин Зәйнапов 1936 елны гаиләсе белән читкә китәргә мәҗбүр була. Бөек Ватан сугышына 2 нче Урал армиясе составында чыгып киткән җире Свердловск өлкәсенең Красноуфимск районы дип йөри идек. Документларда исә, “Казахстанның билгесез хәрби комиссариаты” диелгән. Бабайның Иваново шәһәрендә авыр яраланып, госпитальдә ятуы да мәгълүм. Танкист булганын беләбез.

Бабай фронтка 1941 елның 15 августында алына. Мәскәүдә 1941 елның 7 ноябрь парадында катнашканнан соң,  туп-туры ут эченә керүләре турында язган. 1942нең 20 июнендә хәбәрсез югала. Гаиләсенә башта “кара пичәт”, аннары “хәбәрсез югалды” дигән язу килгән.

1945 елда мәрхүмнең хатыны һәм дүрт баласы  – Елховойның Минһаҗетдин мулла кызы Хәдичә әбиебез иренең авылына - Кара Чишмәгә кайтып төпләнә. Балаларны шунда ялгызы аякка бастыра. Бабайның каберен әлегә таба алмадык.

#МинемГеройМинемГаилэ

Ләйсән Гыйматдинова (Кыямова).

Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев