Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кара Чишмә сәхнәсендә Әлмәндәрне уйнаган идем

Һәр кешенең үз гомерендә сәхнәдән чыгыш ясаганы бардыр. Бигрәк тә, бу балачак, мәктәп яки студент елларында була. Сәхнә тәмен бер татыган кешегә аннан аерылуы кыен бит ул. Мин үзем авылда булган мәдәни чараларның барысында да катнашырга тырышам. Авылда спектакль кую - үзе бер зур, көтеп алынган вакыйга. Моннан 20 ел...

Һәр кешенең үз гомерендә сәхнәдән чыгыш ясаганы бардыр. Бигрәк тә, бу балачак, мәктәп яки студент елларында була.

Сәхнә тәмен бер татыган кешегә аннан аерылуы кыен бит ул. Мин үзем авылда булган мәдәни чараларның барысында да катнашырга тырышам.
Авылда спектакль кую - үзе бер зур, көтеп алынган вакыйга. Моннан 20 ел элек без мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары белән авыл мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" пьесасын сәхнәләштергән идек. Үзем төп рольләрнең берсен - Әлмәндәрне уйнадым. Бүгенгедәй хәтерлим әле, зал шыгрым тулы иде. Ул вакыттагы артист-укучылар бүген үзләре әти-әниләр инде. Алар белән очрашканда, шушы спектакльдән төшергән фоторәсемнәрне әле дә көлешеп, ул чорларны сагынып искә алабыз.
Аннан соң мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәр белән спектакль уйнарга чакырдылар. Фәүзия Бәйрәмованың "Сандугачның балалары"н уйнаганда авыл тамашачысының күзләре яшьләнсә, Данил Салиховның "Мөгезле Мәүлихан"ыннан егылып көлделәр. Икенчесенең куелышы хакында сүз бик тиз таралган булды. Ул вакыттагы җирле үзидарә җитәкчесе Алик Әгълүков спектакльне, 8 нче Март уңаеннан, Түбән Кәминкә тамашачысына да күрсәтүне оештырды. Аннан соң Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл"ен, Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану"ын, Зөлфәт Хәкимнең "Җүләрләр йорты"н, Галиәскар Камалның пьесаларын сәхнәләштердек.
Әмма шулар арасыннан күнелгә кереп калганы Данил Салихов әсәре булды. Әлеге сәхнә күренеше фотоларын мин хәзер дә истәлек итеп кадерләп саклыйм. Авыл сәхнәсендә спектакль куюны элеккеге китапханәче Мәдинә апа Яруллина оештырды. Үзешчән артистлардан Илназ Әгълүков, Резеда Мәслахова, Камил Зыятдинов, Роза Шәфыйкова, Гөлнур Шәкүрова, Фигаль Шарапова, Гөлнар Шәфыйкова, Мәдинә Җиһаншина (Әсәдуллина), Рәмилә Яруллиналар белән кызыклы тамашалар куярга туры килде. Сәхнә артында алар белән булган кызыклы хәлләр бер дә онытылмый. Мисал өчен, Галиәскар Камал әсәрен куйганда, пәрдәне япмыйча гына, утны сүндереп, берничә әйберне алыштыру кирәк иде. Ут сүнде, сәхнәнең ике ягыннан ике хатын-кыз чыгып, ашыгып-кабаланып, бер-берсенә бәрелеп, әйберләре кулларыннан төшеп киткәннән көчле тавышка халык куркып, "дерт" итеп куйды Эшне аңлаганнан соң, тамашачының көлә-көлә эче катты. Шулай шул, сәхнә - үзе бер кызык, сихри дөнья ул!
Фәнис Шәфыйков.
Кара Чишмә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кара Чишмә Әлмәндәр сәхнә

2
X