Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кара Чишмә китапханәсе һәр укучыга шат

Мин китапханәче булырга кечкенәдән үк хыялланган идем. Моңа гел китап укуым, китапка булган олы хөрмәтем һәм яратуым да сәбәпчедер. Хыялым тормышка ашты, мин - китапханәче. Китап - изге әйбер. Элек - электән әби - бабайларыбыз китапны бик хөрмәтләгәннәр, аны иң ару урында, чиста тастымалга төреп кенә тотканнар, бала - чагага...

Мин китапханәче булырга кечкенәдән үк хыялланган идем. Моңа гел китап укуым, китапка булган олы хөрмәтем һәм яратуым да сәбәпчедер. Хыялым тормышка ашты, мин - китапханәче.

Китап - изге әйбер. Элек - электән әби - бабайларыбыз китапны бик хөрмәтләгәннәр, аны иң ару урында, чиста тастымалга төреп кенә тотканнар, бала - чагага бирү турында сүз дә юк.
Ләкин хәзер заманалар үзгәрде, яңа технологияләр, компьютер заманында яшибез. Китапка да игътибар кимеде. Бөтенләй юк дисәң дә була. Авылда китап укучылар бармак белән генә санарлык, шуңа күңел эрни.
Балаларны ансат кына китапханәгә китерермен димә хәзер. Мәктәптән кайту белән компьютерга "ябышалар", садик баласына кадәр шунда утыра. "Утырсын, заманасы шул", диләр. Дөрес түгел бит инде бу. Компьютерлар, телевидение кешенең фикерләү сәләтен җимерә, баш мие эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый.
Китап уку зиһенне яхшырта, нерв системасын тынычландыра, хәтерне яхшырта, фикер йөртүне үстерә.
Авыл китапханәләрендә хәзер бөтен мөмкинлекләр, уңайлыклар тудырылган. Аеруча балалар өчен төрле кызыклы китаплар күп. Әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр, рәсемле сүзлекләр, энциклопедияләр - барысы да нәни укучылар өчен. Биредә китап уку гына түгел, рәсем ясарга да, пластилин, төсле кәгазьләрдән композицияләр тудырырга да мөмкин. Бала китапханәдә белем генә алмый, рәхәтләнеп ял да итә.
Өлкәннәр дә китапханәдә үзләре өчен кызыклы, файдалы китаплар сайлап ала алалар. Дөнья яңалыклары белән төрледән - төрле газета - журналлар аша танышырга мөмкинлек бар.
Уку - укыту өчен кирәкле дәреслекләр, педагогика, тәрбия басмалары, медицина, авыл хуҗалыгы, спорт, аш - су серләре, тарих, мәдәният - җаның ни тели, барлык юнәлешләр буенча да китаплар бар бездә.
Авыл китапханәсендә озак еллар Мәдинә апа Яруллина эшләде. Ул авыл тарихына, туган як темасына бик зур игътибар биргән. Кара Чишмәнең килеп чыгышы, авылыбыз мәчете, чишмәләре, урамнары тарихы турында төрле кызыклы фактлар, тарихи мәгълүматлар туплаган. Аларны фоторәсемнәр белән бизәп, альбом да ясап калдырган.
Кайбер китап укырга яратучы, әмма физик мөмкинлекләре чикле әби - бабайлар өчен бездә махсус "Без сезгә китап һәм ачык йөз белән килдек" исемле акция дә эшли. Кем нинди китап укырга тели, кеше ашамы, телефоннан шалтыратыпмы, белгертергә генә кирәк, шунда ук өйләренә илтеп бирәм.
Китапханә бит ул китап алу урыны гына түгел, ә аралашу урыны да. Кызганыч, хәзерге буын -яшьләр аралашуның нәрсә икәнен онытып бара бугай инде...
Әнисә Баһманова.
Кара Чишмә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кара Чишмә Китапханә – белем учагы