Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Иске Сережкино авылында бу чирне дә җиңүгә ышаналар

Ковид-19 йогышлы чир буларак инде ике ел диярлек Россиядә генә түгел, бөтен дөнья киңлекләрендә ”тәртип боза”. Ничәмә миллионлаган адәм баласы бу чир белән авырды, ни кызганыч, шуның аркасында дөнья куючылар да шактый.

Төрле йогышлы авыру эпидемияләре элек тә булган: чума, холера, тиф, себер түләмәсе, чәчәк, грипп... Әлеге авырулардан бик күп кешенең гомере өзелгән. Әмма кешелек бу зәхмәтләрне җиңүгә ирешкән. Һәм, әлбәттә, бу авыруларга каршы көрәш чаралары арасында прививка, вакцинация иң нәтиҗәлесе булып тора. Тарихка күз салсак, императрица Екатерина II үзе, чәчәк авыруы белән көрәшергә мөмкин булуын күрсәтеп, дөньяда беренчеләрдән булып,  чәчәк салдырган. Мөгаен, ул вакытта да вакцинациягә каршылар булгандыр. Ләкин, нишлисең, башка чарасы юк.

1938 елда ТАССРның Шөгер районы составында булган Иске Сережкино авылында дизентерия эпидемиясе тарала, аннан 7 айдан 8 яшькә кадәрге 24 бала үлә. Авыл шундый зур югалтуларга 1941-45 елгы Бөек Ватан сугышы елларында гына дучар булган.

Шуңа да карамастан, медицина дизентерия кебек авыру белән дә көрәшергә өйрәнде. Прививкалар һәм дарулар үлем китерә торган шушы авырудан котылырга ярдәм иткән. Шулай ук, кешелек дөньясы коронавирусны да барыбер авызлыклаячак дип ышанам. Әмма шуны аңларга тиешбез, минемчә, әлегә безнең өчен COVID-19дан саклануның бердәнбер чарасы – вакытында прививка ясату. Без беребез дә алда аталган йогышлы авыру корбаннары исемлегенең дәвамы булырга теләми. Шуңа күрә, прививка ясатыгыз.

Евгений Илюхин.

Иске Сережкино авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев