Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Иске Элмәледә район газетасын музейда саклыйлар

Без район газетасын укып үскән буын, шуңадырмы, аның һәр санын көтеп алабыз һәм ирем белән чиратлап укыйбыз.

Газета “Ленин юлында” исемен “Безнең Чирмешән”гә алмаштырса да укучыларын югалтмады. Безнең авыл мәдәният йорты музеенда “По ленинскому пути” газетасының 1936 елның 13 октябрь саны экспонат буларак бүген дә саклана. Монда авылыбыз турында язма басылган. Вакыт узу белән, бу газетаның кәгазе таушалса, төсе уңса да, аны әле укып була.

“Безнең Чирмешән”дә район хәбәрләренә зур урын бирелә, шулай да мин аннан тагын да күбрәк яңалык укырга телим, аеруча кыска хәбәрләр күбрәк булсын иде. Безгә, җир кешеләренә, авыл тормышы турындагы язмалар кызыклы, бигрәк тә, үзебезнең авыл, аның кешеләре хакында укырга яратам.

Район газетасын без генә түгел, читтә яшәүче балалар да яратып укый, андагы хәбәрләр белән кызыксына. Яшьләр хәбәрләр белән газета сайты аша да таныша, ә миңа, нигәдер, элеккеге кебек, аны кулга алып уку кадерле.

Вера Захарова.

Иске Элмәле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев