Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Иске Элмәле Раштуага әзерләнә

Раштуа чиркәү бәйрәмнәренең иң олысы. Аңа әзерлек алдан ук башлана. Хатын-кызлар төрледән-төрле камыр ризыклары пешерәләр.

Бәйрәм кичендә чиркәүгә барып шәм кабызабыз, сәдакалар алып барабыз. Анда атакайның догаларын тыңлау җанга тынычлык, рәхәтлек бирә.

Бала вакыттагы Раштуа бәйрәме матур хатирәләр белән истә калган. Без йокыдан уянганда өйгә тәмле ризык исе таралган була иде. Әнинең пироглары, боткалары пешеп чыккан. Ул вакытта алар барысы да мичтә әзерләнде. Ә инде бераз үскәч, егетләр, кызлар урамда җырлап йөри идек, йорттан-йортка кереп, бәйрәм белән котлап, биеп җырлаганнар да истә.

Башка елларда Раштуаны туганнар, балалар белән очрашып үткәрдек, кызганыч, быел илдәге вәзгыятькә бәйле, күпләп җыелып булмас. Әти-әниләр исән вакытта төп йортта җыелу бик рәхәт, күңелле иде. Балаларның йорттан-йортка кереп, котлап йөрүе дә бәйрәм рухын арттыра, аларга күчтәнәчләр әзерләү үзе бер кызык.

Хәзер инде олыгаеп барабыз, бәйрәмгә балаларны көтәбез. Бу көнне үзем тәм-томнарны мулдан әзерлим, камыр ризыклары, курник пешерәм.

Ольга Рябкова.

Иске Элмәле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев