Әгәр әти-әнисе ул телдә сөйләшмәсә, бала ана телен ничек өйрәнсен?!
Без - татар теленең киләчәгенә битараф булмаган төркем район үзәгендәге балалар бакчаларында татар теленә караш, аның сакланышы һәм татар балаларының ана телләрен ни дәрәҗәдә белүләре белән кызыксындык.
“Чишмәкәй” балалар бакчасында татар телен укыту яхшы оештырылуы аңлашылды. Бакча моның өчен кирәкле әсбаплар белән тәэмин ителгән, балалар белән тәҗрибәле тәрбиячеләр шөгыльләнә. Балаларның татар теле дәресенә йөрүләре ата-ана иркенә куелган. Малайлар һәм кызларның татар телен өйрәнүен теләгән ата-аналар ризалыкларын белдереп гариза яза. Гомумән, “Чишмәкәй”дә татар мохиты өстенлек итә.
Район үзәгендәге “Каенкай”, “Ромашка”, “Әкият”, “Ландыш” балалар бакчаларында да татар телен укыту яхшы оештырылуын күрдек. Татар халык әкиятләрен сәхнәләштерүләре, аларда башка милләр балаларына да рольләр бирелүе турында сөйләделәр бакча мөдирләре.
Ә менә “Ландыш” балалар бакчасында районыбызда яшәүче төрле милләт халыклары: татар, рус, чуваш, мордваларның яшәү рәвешләрен чагылдырган почмак ясаганнар. Бу үзенә күрә кечкенә генә бер музейны хәтерләтә. Бакчада милли бәйрәмнәрне ата-аналар белән бергә бәйрәм итү дә гадәткә кергән. Билгеле, мондый чаралар кешеләрдә милләтара татулык, хөрмәт һәм сабырлык та тәрбияли.
Бакчада тәрбиячеләр тел өйрәтүгә зур хезмәт куялар, шулай да катнаш төркемнәрдәге татар баласының дусты русча сөйләшкәч, бала үзеннән-үзе шушы телгә тартыла. Билгеле, төркемдә төрле милләт балалары булгач, тәрбияче дә гел татарча гына сөйләшә алмый, шуңа татар баласы да рус телен ансатрак кабул итә башлый.
Балаларның ана теленнән акрынлап бизүенә ата-аналар үзләре сәбәпче. Еш кына алар үз балалары белән рус телендә сөйләшә, югыйсә, аларны татар телен белмәүчеләр дип тә булмый. Ана телен белми үскән бала киләчәктә үз сабыйларына нәрсә өйрәтә алсын?.. Менә шулай рус телле татарлар үсә дә инде. Көнгә берничә сәгать кенә булса да улыңа, кызыңа татарча әкиятләр укысаң, татарча мультфильмнар карасаң, ана телендә аралашсаң, бала, һичшиксез, ана телен белеп үсә һәм онытмый. Телне өйрәтүне, милләтне, гореф-гадәтләрне саклауны гаиләдән башларга кирәк. Ә балалар бакчалары һәм мәктәпләр аны тагын да үстерәчәк.
Фирдәвес Галиева.
Фото: Кадрия Гамирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев