Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Герой якташыбызны Украинада да яхшы беләләр

Чын радиосөючеләрнең, көненә бер генә тапкыр булса да, дөньяның төрле нокталарында яшәгән коллегалары белән элемтәгә кереп, бераз эфир тавышын тыңламасалар, күңелләре булмый…

Радиосөюче буларак, бу хәл мине дә читләтеп узмый.  Шулай бер көнне, гадәттәгечә, кыска дулкыннарда радиоэлемтә үткәргәндә, миңа Украина радиосөючесе белән элемтәгә чыгарга туры килде. Ул (исеме Павел) Кировоград өлкәсеннән икән һәм мин аңа, шул форсаттан файдаланып, авылдашым, Советлар Союзы Герое Барый Габдрахмановның шул якларда, Грузское авылын немец фашистларыннан азат итүдә катнашуы, шунда авыр яраланып һәлак булуы хакында әйттем. Ул, озак уйлап тормастан: “Әйе, безнең як кешеләре аны әйбәт беләләр”, - диде. Кировоград шәһәрендә Барый Габдрахманов исемендәге урам да булуын белдерде. Мин, әлбәттә, ул хакта белә идем. Үземнең геройның авылдашы, хәтта Барый Габдрахмановның әти-әнисе белән күршеләр булып яшәгәнебезне дә җиткердем. Павел, кызысынып, безнең авылның исемен дә сорады. Һәр елны, Җиңү Мемориалына багышлап, герой исеме белән махсус радиочакыру сигналы алып радиоэфирда  эшләвем турында әйткәч, ул мине ишетүе турында да әйтте.  Украинадагы радиосөюче коллегам “Хәзергесе вакытта, мин Грузское авылыннан нибары 12 чакрымда гына яшим. Бала чакта ул авылда еш була идем, җирдә снаряд калдыкларына, дары эзләренә тап була идек”, - дип тә өстәде.

Авылдашым, каһарман Барый Габдрахмановны ерак Украинада да онытмаулары, хөрмәтләп искә алулары миндә зур шатлык һәм горурлык хисе уятты.

Ильяс Бикбаев.

Түбән Кама шәһәре.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев