Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чумачкалылар кошлар тавышына уяналар

Табигать кочагында, санаторийда кебек яшибез инде. Авылыбыз – Чумачка урман кочагында урнашкан бит. Иртән кошлар тавышына уянабыз.

Авыл җирендә дә шәһәрдәге кебек яшибез: өйләребезне газ ягып җылытабыз, краннан кайнар һәм салкын су агып тора, хәзер күп кешенең бәдрәфләре дә өйдә. Ә бит бар иде урман кисеп, утын әзерләп мич яккан вакытлар да, суны да көянтәләп ташыдык. Ул вакытлар булмаган да кебек, уңайлыкларга тиз күнектек.

Заманында авыр эш башкарсак та, рәхмәт хөкүмәтебезгә, пенсиясен алабыз, аны хат ташучыбыз өйгә  үк китереп бирә. Кибеттә җаның ни тели шул бар, заказ буенча да кайтаралар. Исәнлек кенә булсын.

8 классны тәмамлагач, Туймәттә дуңгызлар карадым, Чумачкага тормышка чыккач, 50 яшемә кадәр сыер фермасында эшләдем, кул белән 25әр сыер сава идек.

35 ел каенана, каената белән тату гомер иттек, инде алар гүр ияләре, ирем Саматның якты дөньядан китүенә дә 6 ел була. Өч бала үстердек. Зур, иркен йортта ялгызым яшим. Дөрес, балалар еш кайта, бакчаны бергәләп чәчәбез, уңышын бергәләп җыябыз. Яшелчә, җиләк-җимеш - барысы да үзебездә. Исәнлек барында үзем дә тик тормыйм.

Яшьләргә, яңа тормыш башлаучыларга гына авыррак. Авыл җирендә, гомумән, яшьләргә яхшы түләүле эш табу авыр, элеккеге кебек бушлай фатир бирү дә юк. Яшьләр барысы да ипотекада да, кредитта. Шунсыз тораклы булу мөмкинлеге юк, бәяләр дә көн саен үсә.

Илләребездә, җиребездә тынычлык булсын, барлык халыкларга саулык теләп, дога кылам.

Нәгыймә Батдалова.

Чумачка авылы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев