Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чумачкада мемориал булачак

ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы үткәрелгән елда Чумачкада әлеге даталарга һәм авылның бер гасырлык тарихына кагылышлы мемориал булдырмакчылар.

Тарихка күз салыйк

Безнең авылга әүвәл нигез салучылар – Югары Кармалкадан, соңрак Югары Чегодай һәм Түбән Чегодай авылларыннан күчеп утыручылар булган. Урынның да андый-мондые гына сайланмаган: Чумачка урманнар белән уратып алынган, авыл яныннан агучы елганы әллә ничаклы чишмәләр тулыландыра. Табигате искиткеч матур. Болыннар, чикләвек агачлары, җиләкләр, кура җиләге, балан, миләш – барысы да мулдан була. Моңа кадәр мичләрен кизәк белән яккан, чишмә суларын тансыклаган халык бу урынны оҗмахка тиңли. Шуның өчен әүвәлге елларда авылны “Оҗмах” дип атаганнар.

Күченүчеләр беренче елны җир куышларында (землянкаларда) яшиләр, аннан соң аш бүлмәсе, мич, йокы бүлмәсе урнашкан, агачтан дүрт яклы йортлар төзиләр. Кышын монда яшь бәрәннәргә, бозауларга да урын табыла, казлар бәпкә чыгара.

30-50 нче елларда крестьян тормышы бер дә ансат булмый. Ул вакытта яшәү урынын алыштыру тыелган, паспортлар бирелмәгән, хезмәт хакы юк – халык трудоденьга - “палкага” гына эшләгән. Үз хуҗалыгы хисабына яшәсәң генә. Шуның өстенә дәүләткә йон, ит, йомырка, сөт, май, тире тапшырасы. Трудодень минимумын үтәмәсәң төрмәгә эләгүең дә бар.

Хәзерге вакытта Чумачка төзек авыл, газ кергән, асфальт юллар аны Чирмешән, Әлмәт, башка шәһәрләр, авыллар белән тоташтыра.

Бөек Ватан сугышы елларында дистәләгән авылдаш фронтта көрәшә. Аларның 24се туган нигезләренә кайта алмый, 27се сугыш арты елларында гүр иясе була. Без аларның һәм Әфганстанда барган сугышта катнашучыларны, поселокның мәшһүр шәхесләренең исемнәрен мәрмәр плитәләрдә мәңгеләштерү өчен мемориал төзергә булдык. Әлеге эшне башкару өчен комиссия төзелде. Проектның эскизы, сметасы бар.

Чумачканың 100 еллыгына буклет әзерләнә, аның текстын язу, эшләү өчен барлык теләүчеләрне чакырабыз.

Мемориал төзү өчен акчаларны авыдашыбыз Атлас Батдаловка 8-917-851-87-68 номеры буенча шалтыратып күчерергә мөмкин.

Габдулла Латыйпов.

Чумачка-Бөгелмә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X