Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәнлеләргә бәрәңгене иртә утыртмаска киңәш итәләр

Элек колхозларда чәчү беткәч, июнь ае башларында шәхси хуҗалыкларга кырда бәрәңге утыртырга өстәмә участоклар бирелгәнен күбебез хәтерли. Кыр бәрәңгесе, арт бакчада утыртканына караганда яхшырак, аерым тәмле, ярмалы да була иде.

Хәзер авыл халкы, бер-берсенә иярепме, әллә климат шартларының күзгә күренеп үзгәрүенә карапмы, бәрәңгене иртә утырта башлады. Минемчә, болай итүнең начар яклары бик күп. Мин үзем бәрәңгене 10 нчы июньнәр тирәсендә генә утыртам һәм күпкә отам. Язын бераз черемә кертеп, бәрәңге җирен казып, эшекәртеп куям. Аннан май азакларында җир өстенә чыга башлаган вак кына алабута чүпләрен тырмалап алам.

Бәрәңгене иртә утыртуның бер дә файдасын күрмим. Җылынып бетмәгән җирдә ул озак шыта. Чыгуга, аны әле кырау да сугарга мөмкин. Бәрәңге сабаклары шытып чыкканда, үзләре белән кызара башлаган колорадо коңгызларын да ияртәләр. Иртә утыртылган бәрәңгенең сабаклары август урталарында ук корый башлый. Ай азагында алынган бәрәңгенең кабыгы да нигәдер өлгереп җитмәгән була, суела. Бу бәрәңге начар саклана. Язын базда черек  бәрәңгеләрнең байтак булуы шуңадыр.

Колорадо коңгызы йомыркаларын май аенда салып үрчи. Соңрак шытып чыккан бәрәңгегә ул йомыркалар эләкмичә кала. Болай иткәч, бәрәңге агулаудан котылып, үзем дә агу сиптереп агуланмыйм. 90 көндә өлгерә торган бәрәңге август аенда һәм сентябрь башларында аеруча актив үсә.

Экологик яктан чиста, кабыклары ныгып, җитлегеп өлгергән бәрәңгене сентябрь ае урталарында җыеп алам. Ул кышын яхшы саклана, череми.

Самат Ризванов.

Утыз Имән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X