Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәнлеләр хөрмәтле ике укытучы белән мәңгелеккә хушлаштылар

Октябрьнең тәүге көннәрендә Чирмешән урта мәктәбенең ике хөрмәтле укытучысы, ике филолог, ике хезмәт ветераны - Анна Александровна Чупахина һәм Лидия Васильевна Мельникова 90 яшьләрен тутыра алмыйча фани дөньядан киттеләр.

Алар гомерләренең соңгы көннәренә кадәр тормышны сөюче, төпле, кызыклы шәхесләр булып калдылар. Ветераннар белән аралашу, теләсә нинди темаларга сөйләшү, аларның киңәшләрен тыңлау күңелле һәм рәхәт иде.

Ике чын педагог, олпат укытучы-предметниклар... Алар үзләреннән соңгы буын мөгаллимнәр өчен һәрвакыт үрнәк.

Энергияле, яшь һәм чибәр, һәрвакытта да пөхтә, кирәк вакытта кырыс та,  дәресләрдә мавыктыргыч, ягымлы һәм аңлаешлы сөйләмнәре белән балаларны үзләренә җәлеп иткән укытучылар - аларны без, укучылары, нәкъ шулай истә калдырдык.

Бу хәсрәтле көннәрдә сыйныфташлар белән аралашып, без алар өчен тормышта никадәр аз эшләгәнебезне аңлыйбыз һәм үкенәбез. Соңаруыбыз бик кызганыч...

Алар истәлегенә мәктәп программасы әсәрләрен кабат укыйсы, рус теле дәреслекләрен ачасы һәм мәктәп турында фильмнар карыйсы килә.

Һөнәри бәйрәмнәре - Укытучылар көне тирәсендә аларның йөрәкләре тибүдән туктады... Җир йөзендә мәңгелек дан элеге укытучыларыбызга, урыннары оҗмахта булсын!

Анна Александровнаның каберенә мәктәп коллективы исеменнән чәчәк, венок куелмавы гына безнең күңелләрдә бераз яра калдырды... Коллективлар үзләренең ветераннарын онытмасыннар һәм аларны соңгы юлга лаеклы озатуда ярдәм итсеннәр иде дигән теләктә калабыз.

Валентина Меркулова,

Чирмешән урта мәктәбенең 1972 нче елгы чыгарылыш сыйныф укучысы

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев