Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәнле якташыбыз: “Коронавирустан чүт кенә теге дөньяга китмәдем”

Хәзер ике кеше очрашсак та, коронавирус чирен кузгатмыйча аерылмыйбыз. Бу зәхмәттән авыручылар, үлүчеләр күп.

Ишетеп торабыз, ул безнең райондагы күпме гаиләгә дә якыннарын югалту хәсрәте алып килде. Хәл шундый булса да, чиргә каршы чараларны барыбыз да үтәргә ашыкмыйбыз. Битлек кияргә кушалар - кимибез, үзбелдегең белән дәваланмаска диләр - табибларны тыңламыйбыз. Мин үзем дә шулай тискәреләнеп, чүт кенә теге дөньяга китеп бармадым. Шуның өчен башкаларга сабак булсын дим. Башыннан ук сөйлим әле.

Мин әүвәл йөткергәләп йөрдем. Температура 37; 37,2; 37,3 – шул тирәдә торды. Салкын тиде инде, мин әйтәм, елдагыча, бронхиттыр, анысын-монысын эчәм дә бетәр. Шулай да  беркөнне Чирмешән больницасына киттем. Үпкәне рентгенга төшерделәр, анда үзгәрешләр бар икән.  Төштән соң “кызыл зонага”, табибка күренергә килергә куштылар.

Ә мин бармадым, шунда зур хата ясадым да инде.  Кеше нәрсә белән дәвалана, аннан-моннан белештем дә, дарулар җыеп кайттым, үзлегемнән дәваланам, янәсе. Ә  дүрт-биш көннән башланды хәлләр: тын кыса, уколларның файдасы юк. Сулыш алу тагын да кыенлаша башлады. Урам ишеген ачып урамга чыгам – шунда ук буып ала. Хәл юк, йокыга тарта, эшләп арыган диярсең. Торып оекбаш кию дә – мең бәла.

Әлмәткә киттек. Сеңелләргә баргач, хәл тагын да начарайды. “Ашыгыч ярдәм” чакырттык, алып киттеләр. “Скорыйда” барганым, табиб тикшергәне, каталка урындыкка  утыртканнары - барысы да томан эчендә. Томография ясадылар, КТ-3 диделәр, үпкәгә зыян зур булган. Дүрт-биш көн реанимациядә яттым. Анысын яхшылап хәтерләмим, китеп барырга озак түгел икән. Бер нәрсә беленми, үлсәң дә куркытмый. Анда ятканда мендәрнең кечкенә,  уңайсыз икәнен беләм, аяк очындагы одеялны алып баш астына куеп булганлыгына баш эшләми. Ис, тәм сизмәдем. Күзләр, аяклар түзмәслек каты авыртты. Яман чир. Үләм, яшәмим. Берни кирәкми. ”Фый китә” дип әйтә бит безнең халык, нәкъ шул.  

Шулай да җайлап, дәвалап аякка бастырдылар табиблар. Мин бу чирне дошманыма да теләмим. Бик авыр. Аз гына чирләдегезме, больницага барыгыз, үзегезне булмаса,  җәмәгатьләрегезне, әти-әниләрегезне, баларыгызны кызганыгыз. Үзең генә, бер белмичә дәвалануның өч тиенлек файдасы юк. Безнең район врачлары үз эшләрен яхшы беләләр. Аларны тыңларга кирәк, минем кебек хаталанмагыз. Больницадан кайтканыма инде ике ай, әле дә тулысынча кеше рәтенә кереп булмый.

Хәзер вакцина ясату турында сөйлиләр, мин дә аны кирәк дип саныйм. Шунсыз бу чирдән котыла алмабыз. Яңа елда аны җиңеп чыксак иде. Барыбыз да исән-сау булыйк.

Марат Әгълүков.

Кара Чишмә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев