Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәнле кардәшләрем, бозык эшләрдән тыелыйк!

Калеб ул савыт кебек, әгәр ул савыт иман, гыйлем, насыйхәтләр белән тулып, әдәп-әхлак илә зиннәтләнсә, әлбәттә ул савыттан бары тик хәерлелек кенә чыга.

Һәм киресенчә, йөрәк шик-шөбһәләр, явызлык, тәкәбберлек белән тулы булса, ул савыттан хәерле нәрсә түгел, бәлки явызлык чыга. Кайбер кешеләр, йөрәк-күңелне, тән белән кыла торган эшләрдән аералар. Әгәр аңа: «Кылма инде бозыклык», - дисәң, ул: «Минем күңелем чиста. Минем изгелегем, минем динем күңелемдә», - ди: «Мин динемне күңелемдә саклыйм, кешегә күрсәтеп йөрмим», - дип тә өстәп куя. Шул ук вакытта, ул бозык эшләр кылып йөри. Мөхтәрәм кардәшләрем, беркайчан да онытмыйк, кешенең кылган һәр эше, иң әүвәл аның калебе белән бәйле. Пәйгамбәребезнең бер сәхәбәсе Әбү Һүрайра безгә калеб турында бик тә хикмәтле сүз әйтеп калдырган: «Йөрәк тәннең патшасы, башка әгъзалар аның гаскәре. Патша гаскәргә ни кушса, гаскәр шуны кыла». Шулай, кардәшләрем, күңел нинди, гамәл шундый. Күңелем чиста минем, дип бозыклык юлында йөрүчеләр, үзләренә бертөрле аклану гына эзлиләр.

Аллаһ Раббыбызның яраткан колларыннан буласың килсә:

Изге эшләр эшлә.“Изгелекләр кылыгыз! Аллаһ изгелек кылучыларны ярата” («Бәкара» сүрәсе, 195 нче аять).

Гөнаһлы гамәлләреңне калдыр, тәүбәгә кил. “Аллаһ тәүбә итеп төзәлүчеләрне яратадыр” («Бәкара» сүрәсе, 222 нче аять).

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи үә сәлләм) сөннәтенә ияреп, аны үзең өчен иң яхшы үрнәк буларак танып яшә. “Ий, Мөхәммәд, син аларга әйт: «Әгәр Аллаһны яратсагыз, миңа иярегез, миңа иярсәгез, Аллаһ та сезне яратыр” («Әл-Гыймран» сүрәсе, 31 нче аять).

Бөтен эшләреңдә дә Аллаһка тәвәккәл бул. “Аллаһ үзенә тәвәккәл кылучыларны яратадыр”. («Әл-Гыймран» сүрәсе, 159 нчы аять).

Гадел бул. “Аллаһ гадел булучыларны яратадыр”. («Мәидә» сүрәсе, 42 нче аять).

Тәкъва бул (ягъни Аллаһның әмерләренә буйсынып, тыелган эшләрдән ерак тор).
“Аллаһ тәкъва булучыларны яратадыр” («Тәүбә» сүрәсе, 7 нче аять).

Раббыбыз Аллаһ, Үзенең шушы аятьләрен тормышыбызда кулланып, аның яраткан мөселманнарыннан булырга насыйп әйләсә иде!

Рамил Ибраһимов, Чирмешән мәчете имамы.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Рамил Ибраһимов