Чирмешәндәге "Каенкай" балалар бакчасында татар теленә мәхәббәт уятырга тырышалар
“Халкы нинди - кешеләре шундый. Кешеләре нинди - теле шундый. Теле нинди - балалары шундый. Балалары нинди - уеннары шундый. Уеннары нинди - тормышлары шундый. Тормышлары нинди - хатирәсе шундый. Хатирәсе нинди - теле шундый» - педагогика фәннәре кандидаты, доцент Зифа Зарипова телебез турында шулай ди.
Чыннан да бу шулай бит, хатирәләребезне югалтасыбыз килмәсә, иң беренче чиратта телебезне сакларга, онытмаска кирәк!
Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе - туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле.
Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасында татар һәм рус телләре - дәүләт телләре. Шуңа да безнең балаларның кечкенәдән үк рус телен дә, татар телен дә үзләштерү, ике милләтнең мәдәни мирасын өйрәнү мөмкинлеге бар. Белүебезчә, билингвизм ике телдә иркен аралаша алу, хәлгә карап, бу телләрне куллана белүне аңлата.
Без дә балаларыбызны балалар бакчасыннан ук ике теллелек мохитендә тәрбиялибез. Ике телеллек мохите балага табигый булсын өчен, моңа җирлек ясап, уен аркылы балада икенче телгә дә мәхәббәт уятырга, ихтыяҗ тудырырга тиешбез.
Андый балалар теләсә нинди хәлдә дә югалып калмыйлар, башка балалар белән аралашуга җиңел баралар һәм киләчәктә чит телләрне җиңелрәк үзләштерәләр.
2012 елның февраль аенда Татарстанның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә республиканың дәүләт телләрен өйрәнү программасы старт алды. Аны тормышка ашыру өчен һәрбер балалар бакчасы методик комплектлар, уку әсбаплары, аудио һәм видеоязмалар белән тәэмин ителде. Балаларга татарча өйрүнү өчен бөтен шартлар да тудырылды.
Безнең балалар бакчасында да әлеге эш актив алып барыла. Берничә ел дәвамында икенче телгә өйрәтү дәрес формасында атнага өч тапкыр алып барылды.
Ә хәзер, замана таләпләренә буйсынып, балалар бакчалары шөгыль челтәрен үзгәрттеләр, уртанчылар төркемендә шөгыльләр режим вакытына күчерелде, Ә өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә атнага бер тапкыр дәрес булып, калган дәресләр шулай ук режим вакытына, күчерелде. Бу күренеш безгә авырлык китермәде, киресенчә көн дәвамында төрле уеннар, яңа сүзләр өйрәнеп балалар белән көне буена бергә булу мөмкинлеге тудырылды. Безнең “Каенкай” балалар бакчасында 65 бала тәрбияләнә. Шуларның 23 се - татарлар, ә 42 се төрле милләтләрдән.
Татар балалары телне ана теле буларак өйрәнә, башка милләт балаларына татар теле икенче тел буларак өйрәтелә.
Балаларны ана теленә өйрәткәндә татар теле бүлмәсе зур ярдәмлек булып тора. Анда татар өен хәтерләткән почмак, чигүле сөлгеләр, сандык, төрле уенчыклар, күрсәтмә рәсемнәр урнаштырылган. Нәниләребезгә бу бүлмәдә уйнау, аралашу бик ошый. Әлбәттә, баланы икенче телгә өйрәтү җиңел эшләрдән түгел ул вакыт һәм тырышлык таләп итә. Моның өчен тәрбиячеләр дә бик зур булышлык күрсәтәләр, төркемнәрдә төрле кызыклы почмаклар ясыйлар, өйрәнгән сүзләрне балалар белән бергә кабатлап җырлы-биюле уеннар уйныйлар, төрле темаларга әңгәмәләр уздыралар. Ләкин хәзерге заманда бала белем чыганагы гына булып калмый, ә беренче планга аның шәхси сыйфатлары килеп баса. Менә шуларны исәпкә алып, без балалар белән әкиятләрне сәхнәләштерүгә, милли бәйрәмнәр үткәрүгә зур басым ясыйбыз. Мин үзем дә “Әкиятләр илендә” дигән түгәрәк алып барам. Түгәрәктә балалар белән рәхәтләнеп ана телендә сөйләшәбез, әкиятләр, курчак спектакльләре куябыз. Узган ел зурлар төркеме балалары белән “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштереп район конкурысында икенче урынга лаек булдык. Ә быел, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Салават күпере” һәм “Сәхнә” журналлары тарафыннан оештырылган “Сәяр” фестивалендә катнашып, дипломга лаек булдык. Ел саен уздырыла торган “Мин татарча сөйләшәм!” конкурсында беренче һәм икенче урыннарны алып барабыз. Район күләмендә оештырылган “Лэпбук” бәйгесендә “Без татарча сөйләшәбез!” темасы буенча җиңүче булдык. Балалар бакчасында, әти-әниләр һәм балалар өчен оештырылган “Милли киемле курчаклар” конкурсында барлык гаиләләр дә катнашып, лаеклы бүләкләнделәр. Бакчабыз ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тора, төрле рәсем конкурслары, бәйрәмнәр даими үтә. Телне өйрәткәндә гаиләнең төп урын алып торуын әти-әниләр күңеленә җиткереп торабыз. Әти-әниләр гаиләдә үз телендә сөйләшеп, телне хөрмәт итәргә өйрәтсә, билгеле, балалар бакчасында нәтиҗәләр тагын да яхшырак булыр иде.
Билгеле булганча, безнең татар телебез - ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Татар телендә аралашабыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә.
Сүземне Равил Фәйзуллин шигыре белән тәмамлыйсым килә:
Күп телләрне белү - яхшы шөгыль
Туган телең үги калмаса,
Җанын салып әйткән әткәң сүзен
Синең аша балаң аңласа.
Фәридә Шәфигуллина,
“Каенкай” балалар бакчасының татар теле укытучысы.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев