Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә яучылар да кирәк

Мин район газетасын даими укып барам, 7 февраль санында басылган, күпләр өчен актуаль темага язылган, “Яшьләрне ничек кавыштырырга?” дигән мәкаләне укыгач үз фикеремне дә җиткерәсем килде.

Районда кавыштыру клубы оештырсалар, дөрестән дә, начар булмас. Барлык яшьләргә дә кавыштыручылар кирәкми, килешәм, күпләре үзләре дә бик үткен, аннан соң социаль челтәрләрдә дә танышалар. Тик бит араларында кыюсыз егетләр, кызлар бар. Нәкъ менә шундыйларга кирәк тә инде яучы.

Балаларны кавыштыру ата-ана бурычы дигән сүзләр белән дә килешәм. Уку йортын тәмамлауга гаилә кормаган яшьләрне кавыштыру авыррак. Шуның өчен әти-әниләр, әби-бабайлар балаларына гаилә кыйммәтләре турында сөйләргә, киңәшләрен бирергә, тиң парын табарга ярдәм итәргә тиеш. Булачак кияү яки киленнең нәселе белән кызыксыну дә зыян итми, элек әби-бабайлар шулай эшләгән. Һәм, белгәнебезчә, андый гаиләләр ныклы була. Хәзер бит танышып, ашык-пошык гаилә коручылар да очрый, үз чиратында, андый парлар тиз аерылыша да, билгеле. Дөрес, кешенең характерын яши-яши дә өйрәнеп бетерә алмыйсын, шулай да озаграк очрашып йөргән, бер-берсенең холкын яхшырак белгән, акыл туплаган яшьләрнең гаиләләре ныклырак була дип уйлыйм.

Фаягөл Гыйләҗева.

Чирмешән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев