Чирмешәндә ялгызларны гаилә үзәгенә дәшәләр
Районда инде берничә ел халык саны артмый, киресенчә, сизелерлек кими бара. Сәбәпләр төрле, әмма арада иң аянычы: авылларда буыннар алмашы сизелми диярлек, гаилә коручылар бик аз, әгәр кайсы да булса авылда бала туса, район өчен бу бик зур вакыйга.
Әле кайчан гына уньеллык, сигезьеллык мәктәпләребезне тутырып бала-чага укып йөри иде. Ул заманнарда безнең Урманасты Үтәмеш авылында шәфкать туташы булып эшләүче Кадрова Зөһрә апабызга (мәрхүмә, урыны җәннәттә булсын, изге кеше иде ул) кайбер көннәрдә өчәр йортка бәби таптырырга барырга туры килгәнне хәтерләүчеләр бар.
Начар юллар, яңгыр булса пычрак ерып йөрүләр истә, кышка утын әзерләүләр, җәй-көз өчәр гектар чөгендер “тагалар”, янә дә малларга кыш чыгарлык печән-саламын әзерлисе, һәм башкалар. Бүген бу авырлыклар онытылган: авылларга газы-суы керде, йорт саен диярлек машина, юллар шома, районга һәр көнне автобус йөреп тора. Әмма авылларда тынлык. Нәрсә булды безгә? Тормышлар бермә-бер җиңеләйде, ләкин күп кенә йортларда гаилә корырга тиешле балалар күптән инде үсеп җитсә дә, гаилә корырга ашыкмый, буйдак булып яши бирә. Кайберәүләр: “Элек башка шартлар булган: яшьләр аулак өйләргә уенга җыелган, шунда танышкан,” - диләр. Совет заманында да авыл саен клублар гөрләп эшләп торды, авылларда яшьләр һәр кич диярлек “вечер”га чыгып, көч-дәртләре сүрелгәнче бии-тыпырдыйлар иде, шунда танышулар, ахырдан кавышулар...Шулай, сагынып сөйләргә генә кала күрәмсең ул вакытларны.
Гаилә булдыру беренче карашка гына һәркемнең шәхси эше кебек. Гаилә ул иң элек, дәүләтнең нигезе: анда тәрбия ничаклы дөрес куелса, дәүләт тә шулкадәр нык, тотрыклы була. Кеше үз гаиләсен яратса - үз нәселен, туган нигезен, туган җирен, туган илен кайгыртучы була дигән сүз! Димәк, бәхетле гаиләләр күплеген булдыру барыбызның да уртак бурычы. Һичберкем бу мөһим эштән читтә калырга тиеш түгел. Һәрбер йортта баланы яшьтән гаилә тормышына әзерләү мөһим: кыз балага да, ир балага да киләчәктә гаиләле булачакларын, әүвәл әти-әни, аннары әби-бабай булып яшиселәрен аңлатырга. Бер танышым сөйли: “Мине әбием балачактан гаилә тормышына әзерләде: һәркөнне кич йокларга ятканда, үскәч, Аллаһыдан яхшы ир сорарга өйрәтте”, - ди. Яшьли теләгән теләкләре кабул булган: гаилә корырлык яхшы ир очраган, бәхетле яшиләр. Ә бит кешенең бәхете – яхшы гаиләле булу!
Элек татар халкы тормышында нәсел кайгырту, нәсел исеменә тап төшермәү, нәсел ишле булсын өчен тырышу беренче урында торган! Ни өчендер кешенең ишле, көчле нәселдәнме-түгелме икәне исәпкә алынган. Кешеләр туганлыкны саклап яшәгән, итагатьле булу, бер-беренең хәтерен калдырмый яшәүгә өстенлек бирелгән. Ни булса да, һәр кешенең үз оясы булырга тиеш, үзен көтеп торучы, кайгыртучы, юатучы, кайгы-шатлыкларны бүлешүче иң якын кеше. Кешенең табигате шундый, ул берүзе генә яшәргә җайлашмаган - аңа гаилә, туганнар, кешеләр кирәк.
Һәм без - бер төркем кешеләр, ялгыз кешеләргә үз парларын табуда булышу нияте белән, районда “Гаилә үзәге” булдырдык. Район хакимияте бүлмә белән ярдәм итте, ул әлегә район китапханәсенең 2-нче катындагы уку бүлмәсе, шунда әлегә сишәмбе көнне, 9дан 11 кадәр килүчеләрне тыңлыйбыз, туры килердәй кешеләребезне барлап, алга таба аларны таныштырырга әзербез. Тирәбездә бәхетле кешеләр артса, барыбызга да уртак сөенеч буласы. Шуның өчен, кадерле якташлар, гаилә коруда кемгә дә булса ярдәм кирәксә, 8-919-688-05-33 телефонына шалтыратыгыз, гозерегезне сөйләгез, яисә сишәмбе көнне китапханәгә, уку залына рәхим итегез. Әлеге төркем, низаг туып аерылуга җиткәннәргә дә араларны җайлауда булышу, гаиләне саклауны максат итеп куя.
Фирдәвес Галиева.
Урманасты Үтәмеш авылы.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев