Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә туганнарыбызны эзлибез

1897 елгы әтиебез Гыйльметдин Гыймран улы Гыйльмановны узган гасырның 20нче елларында Казахстанга, кавалерия полкына хәрби хезмәткә алалар. Алар Кытай чигендә (Капал авылы, Алма-Ата өлкәсе) хезмәт итәләр. Полк, нигездә, татар егетләреннән тора, кызганычка каршы, аларның күбесе һәлак була. Әти исә хәрби хезмәттән соң Капалда кала, гаилә кора. Ул 1966 елда вафат...

1897 елгы әтиебез Гыйльметдин Гыймран улы Гыйльмановны узган гасырның 20нче елларында Казахстанга, кавалерия полкына хәрби хезмәткә алалар.

Алар Кытай чигендә (Капал авылы, Алма-Ата өлкәсе) хезмәт итәләр. Полк, нигездә, татар егетләреннән тора, кызганычка каршы, аларның күбесе һәлак була.
Әти исә хәрби хезмәттән соң Капалда кала, гаилә кора. Ул 1966 елда вафат булды. Әтинең Чирмешән авылыннан икәнлеген хәтерлим, ул туганнары белән хатлар да алыша иде. Минем әлеге элемтәләрне яңартасым, туганнарны табасым килә. Әтине белүчеләр булса, редакциягә хәбәр итсеннәр иде.
Рифкать Гильманов,
Алма-Ата шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы хатлар АлмаАта эзлибез

2
X