Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә приют булсын иде

Яшьтән үк этләрне, песиләрне яратам. Әле дә бездә җиде песи бар. Күбесе урамнан табып алынган, терелтелгән хайваннар.

Мәчеләргә мөнәсәбәтне белгәнгә, кайберәүләр аларны ишек төбендә дә калдырып китәләр. Кечкенәләренә аеруча яхшы тәрбия кирәк була – махсус азык, дарулар байтак акча сорый. Әмма җан иясе өчен средстволарны кызганмыйм мин. Белемем буенча фельдшер буларак, белгәннәремне практикада кулланам.

Дүрт еллык этебезне юлда таптатып киткәннәр. Аның үзен дә юлдан алып кергән идек. Үстердек, терелттек, аякка бастырдык та, гомере өзелде. Җәл булды!

Кайберәүләр, арабызда төрле кешеләр бар, минем бу гамәлләремне хупламый торгандыр, тапкан нәрсә асрарга, диярләр. Тик моңа игътибар итмим, бу уңайдан тәкъдимем, теләгем дә бар – Чирмешәндә мәче, эт кебек йорт хайваннары өчен приют булдырылсын иде. Аны нинди формада оештыру хакында башкалар фикерен дә беләсе килә. Приют кирәк, чөнки тирә – юньдә хуҗасыз, авыру, ярдәмгә мохтаҗ йорт хайваннары бик күп.

Алдарак язганымча, минем тәкъдимемне кабул итмәүчеләр дә буласын беләм, шуңа күрә исемемне күрсәтмим.

фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев