Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә өлкәннәрнең дә күңелен күрә беләләр

Яшьләрнең яңа ял итү үзәгендә Чирмешән рус милли-мәдәни берләшмәсе активы оештырган бәйрәмне өлкән яшьтәге кешеләр озак хәтерләр. Искечә Яңа ел кичәсенә халык күп җыелды. Мәдәни үзәкнең хуҗабикәсе Ирина Суворова кунакларны файеда, бизәлгән чыршы янында, шаян клоун киемендә каршы алды. Аннан соңгы вакыйгалар әкияттәгечә булды. Кешеләргә яхшы кәеф бүләк итә белү...

Яшьләрнең яңа ял итү үзәгендә Чирмешән рус милли-мәдәни берләшмәсе активы оештырган бәйрәмне өлкән яшьтәге кешеләр озак хәтерләр. Искечә Яңа ел кичәсенә халык күп җыелды. Мәдәни үзәкнең хуҗабикәсе Ирина Суворова кунакларны файеда, бизәлгән чыршы янында, шаян клоун киемендә каршы алды. Аннан соңгы вакыйгалар әкияттәгечә булды.

Кешеләргә яхшы кәеф бүләк итә белү сәләтенә ия Ирина һәр бәйрәмдә чын мәгънәсендә мәдәни коллектив туплый. Ул балалар, үсмерләр һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән дә бер үк дәрәҗәдә оста эш итә, беркемне дә игътибарсыз калдырмый. Бәйрәм барышында төрле уеннар, викториналар тәкъдим итә. Чарада катнашучыларның теләкләрен искә алып, биюләр, җыр һәм шигырь конкурслары оештырыла. Кыскасы, барысы да канәгать калырлык була. Өлкән яшьтәге кешеләрнең дә күңел ачасы, вакытны кызыклы итеп үткәрәсе килә.

Рус милли-мәдәни берләшмәнең инициатив төркемендә булып, Ирина үзеннән бик күп идеяләр тәкъдим итә. Милли мәдәниятны үстерүгә, традицияләрне торгызуга зур өлеш кертә ул.

Чирмешәнлеләр яшьләрнең ял итү үзәге директоры Ирина Александровна Суворовага өлкән яшьтәгеләрнең ялын шулай оештырганы өчен бик рәхмәтле. Аңа яңа уңышлар телибез.

Валентина Меркулова.

Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Суворова хатлар