Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә “Латыйпов ипие” озын гомерле булсын

Район газетасында Альберт Латыйпов хакында “Килегез, ярдәм итәрбез” мәкаләсен укыгач, минем дә хатирәләрем яңарып китте...

Безнең авылдагы  “Зур кибет” ничә еллап, эшләмичә, буш торды. Инде шөкер, аңа Альберт Яхъя улы җан кертте. Хәзер анда ипи пешерәләр.

Ни кызганыч, авылда элек эшләп торган күп оешмалар яшәүдән туктады. Ипи пекарнясы сыман. Мин үзем шушы пекарняда 27 ел эшләп лаеклы ялга киттем. Ул вакытта күпчелек эш кул көче белән башкарыла иде. Әле шуның өстенә машина-машина он кайта, аны үзебез бушатабыз. Көненә алты-җиде машина бушаткан чаклар булды, зур-зур капчыклар бит! 24 сәгатьтә, өч сменада 3 тоннадан күбрәк ипи пешердек. Күп түләделәр дип булмый, шулай да бик тырышып эшләдек. Ул вакыттагы “Лашман ипие”н хәзер дә  сагынып искә алалар, рәхмәт әйтәләр. Шуның өчен, Альберт башланган эш озын гомерле булса иде.

Гомумән, Лашманыбыз кешеләре бик уңган, булдыклы безнең. Араларында кибетләр ачучылар бар. Мәсәлән, Таһир Минһаҗев, Резидәләр, Рәис Зөфәров, Сөмияләр бик матур эшләп торалар. Кибетләренә барсаң: “Апа, нәрсә кирәк?!” дип кенә торалар. Кирәгеңне алып кайтып, өеңә кадәр кертеп  тә бирәләр әле. Нинди рәхәт бит! Ә бит бар иде бит шундый чаклар, кирәк әйбереңне алырга теләп барасың - я булмый, я кешесенә карап кына бирәләр. Шулай борылып кайтасың.

Бервакыт пекарняда эшләп йөргән чак. Берәү ат белән килде, Элмәледән. “Хуҗа мондамы?” – ди. “Монда”, мин әйтәм. Ул кереп китте, озак тормыйча чыкты да: “Он кирәк иде, Искә алу алу мәҗлесенә (поминкага), булмады шул” -  дип чыгып китте. Мин шунда йөгереп кердем дә: “Мәхтүмә апа, алай булмый бит инде, кеше кайдан кадәр килгән, кемнәндер атын сораган, тышта буран да туздыра”, дигәч: “Бар, чакыр”, - диде Мәхтүмә апа озак та уйлап тормыйча. Мин йөгердем, атлы байтак ара киткән иде, шулай да кычкырганымны ишетеп кире борылды. Мәхтүмә апа аңа: “Бу хатынга рәхмәт, ул бирдертте”,- диде. Шулай     дип озаттык кунакны, бергәләп көлешеп алдык. Нишләтәсең, онны бирергә ярамагандыр инде, ипиләтә генә сатарга кушалар иде ул заманда. Мәхтүмә апа белән озак эшләдек, инде ул вафат, урыны җәннәттә булсын. Менә шулар искә төшеп китте.

Кабат әйтәм инде, “Латыйпов ипие” гомерле булсын иде. Эшләргә теләп торган башка эшмәкәрләрнең эшләре дә җайлы барсын.

Безнең Лашманыбыз да тагын да матурланыр, җанланыр дигән өметтә калам.

Рауза Миндарова.

Лашман авылы. 

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев