Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә “Красная горка” бәйрәмен бик үзенчәлекле итеп үткәрделәр

Районның рус милли-мәдәни җәмгыяте активистлары күпләр яраткан “Красная горка” пасха бәйрәмен быел, коронавирус чирен кисәтү һәм үзизоляция шартларында, үзгәрәк үткәрергә тәкъдим иткәннәр. Бу инициативаны күп якташларыбыз күтәреп алган.

-Пасха атнасы ахырындагы әлеге бәйрәм электән үк халык белән хороводлар  һәм уеннар оештырылып үткәрелә, - дип яза милли җәмгыять активисты Валентина Меркулова. -Ә бу якшәмбе иртәсе телефоннан бәйрәм котлаулары эстафетасыннан башланды. Телефоннан видео һәм аудиокотлаулар, халык җырлары яңгырады, кешеләр бер-берсенә шигырьләр укыдылар, халык гореф-гадәтләре хакында сөйләделәр. Якташларыбызны районның дини руханилары да котлады.

Эстафетаны Казанкада, Шешминкада һәм башка авылларда дәвам иттеләр. Дистәләгән кеше шушы оригиналь котлаулар өчен рәхмәтләр әйтеп, бер-беренә сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев