Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә комсомол райкомында эшләгән Виль Гыймранов комсомол билетын әле дә саклый

60 нчы елларда мин Чирмешәндә комсомол райкомының икенче секретаре булып эшләдем. Ул вакытта беренче секретарь Ильяс Шәйхетдинов, оештыру бүлеге мөдире Азат Галимов (инде мәрхүмнәр), мәктәпләр буенча сәркәтиб Илья Герасимов, исәпләү секторы мөдире Мария Тумбинская иде. Тагын техсекретарь вазифасы да бар иде. Элемтә чаралары – ике иске телефон, транспорт – иске генә “Иж – Юпитер” мотоциклы һәм ат, аны, нигездә, кыш көне җигеп йөрдек.

Комсомолның райком аппараты партия райкомының иске бинасында урнашкан иде (бүген бу урында район газетасы редакциясе бинасы).

Ильяс Шәйхетдинов район комсомол оешмасының, аның сафларында 3 меңгә якын яшь кешеләр исәпләнде (ул вакытта районда халык саны 40 меңгә җитте), оста җитәкче булды. Ул райком аппаратының һәм комсомолның башлангыч оешмаларының эшен оста итеп оештырды, районда зур ихтирам казанды.

Тукай, Киров, Чапаев исемендәге колхозларның комсомол оешмалары иң күп санлы иде. Фрунзе исемендәге (Ивашкино һәм Әккәрәй) колхозда 100 дән күбрәк комсомол исәпләнде.

Ул вакытта эшләүче яшьләргә игътибар бирелде, комсомол – яшьләр бригадалары һәм звенолары барлыкка килде. Тукай исемендәгеһәм Киров исемендәге колхозларның яшь сыер савучы коллективлары үзләренең яхшы эшчәнлеге белән минем истә калган.

Рәсемдә: сулдан уңга Виль Гыймранов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең яшь белгече Владимир Глез, мәктәпләр буенча комсомол райкомсекретаре Илья Герасимов (1967 ел).

Өмәләр, аеруча чәчү һәм урак вакытында, еш оештырдык, авылларда яшьләр көче белән яшел зоналар барлыкка килде. Шул ук Чирмешән валында яшьләр тарафыннан утыртылган нарат үсентеләре матур гына үсеп киттеләр. Яңа Элмәле авылында, буа янында парк ясалу турында ул вакытта “Комсомольская правда” газетасында да язып чыктылар.

Авылларда стадионнар ясау буенча да зур эш алып бардылар. Ул чакта алар тотып алган территориядә, волейбол мәйданчыгы, футбол кыры һәм турниклардан тора иде. Иске Кадида, Лашманда һәм башка авылларда шундый стадионнар барлыкка килделәр. Хәзер дә Иске Үтәмеш авылы янында элеккеге стадионнан баганалар басып тора. Анда комсорг булып Виталий Илюхин эшләде.

Хәрби – патриотик максатларда да төрле чаралар узды. Хәтеремдә, 1967 нче елда чаңгы эстафетасы оештырдык, анда мин дә катнаштым. Район газетасында бу хакта язма да бастырылды.

Актив комсомоллар өчен семинарлар һәм слетлар оештыру матур гадәт булды. Алар яшьләрдә җитәкче сыйфатларын тәрбияләргә ярдәм иттеләр.

1967 нче ел безнең өчен, комсомол райкомы хезмәткәрләре өчен, бик киеренке булды. Истәлеклә даталарны билгеләү белән беррәттән комсомол билетларын алмаштыру барды. Бу җаваплы эшне уңышлы башкарып чыктык.

Комсомолда эшләгән вакытта мин кыска срокта да бай тәҗрибә туплый алдым. Һәм бу киләчәк язмышыма да йогынты ясамый калмады. Ул елларны безгә барык эшләребездә дә түземлелек һәм сабырлык белән ярдәм иткән өлкән иптәшләремне: Ильяс Исмәгыйль улы Шәйхетдиновны, Сабур Нургали улы Батыршинны, Ваккас Гата улы Гайнеевны, Александр Павлович Корниловны, хәзер дә зур рәхмәт хисләре белән искә алам. Һәм әлегә кадәр комсомол билетымны саклыйм.

Виль Гыймранов,

пенсионер, комсомол ветераны.

Чирмешән.

Виль Гыймранов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев