Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә Җиңү Паркындагы һәйкәл дә яңартылсын иде

Район үзәгендәге Җиңү Паркында төзекләндерү эшләре бара. Хәрби техниканы урыннарыннан кузгаттылар, байтак кына җир дә актарылган.

Билгеле, район халкы киләчәктә биредә, элеккегә караганда да, бик матур ял урыны булыр дип өметләнә.

Ләкин мине башка мәсьәлә кызыксындыра- биредә узган гасырның 60нче елларында гипстан ясап куйган Азатлык сугышчысы һәйкәле яңартылырмы икән? Бәлки аны яңа, заманча материаллардан һәм башка төстә ясарга кирәктер?

Һәйкәл янындагы плитәләрдә Бөек Ватан сугышында һәлак булган чирмешәнлеләрнең фамилияләре мәңгелештерелгән. Әйе, элек монда үтүче чараларда нигездә район үзәгендә генә яшәүчеләр катнаша иде. Хәзер бит Җиңү Паркына башка авыллардан да килүчеләр күп. Шуңа күрә, биредәге плитәләрдә сугышта һәлак булган барлык райондашларыбызның да фамилияләре язылса дөрес буладыр .

Һәм тагын бер теләк. Чирмешәндәге җәмәгать урыннарын төзекләндергәндә, бигрәк тә Җиңү Паркы кебек, мөгаен, төсле брусчатка, мрамор плитәләр һәм башка заманча материаллар куллану кирәктер.

Виль Гыймранов.

Чирмешән.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев