Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндә ана һәйкәленә урын бар

Әле күптән түгел генә Чирмешән үзәгендә Беренче Май урамында матур каеннар арасында агач бина торды. Ул безнең “Каенкай” балалар бакчасы иде.

Дүрт ел элек без “өй туе” уздырдык. Каршыда гына торучы ике катлы бинага капиталь ремонт ясап, безгә яңа бакча бүләк иттеләр. Ул вакыттагы шатлыклы хисләр! Әйтеп бетергесез...

Ләкин бүген безнең коллективның иске нигезебезгә карап йөрәк әрни. Гел җыештырып, чүп үләннәрен чабып торсак та, бу матур урын чүплек оясына әверелә бара.

Районда Ана һәйкәле кую турында сүз күптәннән бара инде. Минемчә, аны нәкъ шунда куярга кирәк. Бу урамнан халык та күп йөри, балалар бакчасына килүче сабыйларда да һәйкәлгә карап, Әниләргә ихтирам хисе артачак.

Әлфия Гыйләҗева,

“Каенкай” балалар бакчасы мөдире.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев