Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән районының Әмир авылында киленнәрдән уңганнар

Мин Әмир авылы китапханәсендә дүрт еллап эшлим. Беренче көнемнән үк, "Аккалфак" оешмасы түгәрәкләренә йөрүче хатын-кызлар, апалар башлаган барлык эшләремне дә күтәреп алып, ярдәм итеп, аларны ахырына җиткерергә булышалар. Безнең бу гамәлләребез халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен саклап калырга, киләчәк буыннарга тапшыруга йөз тоткан.

Аккалфаклыларның һәрберсе үзенә күрә бер шәхес, чын татар хатын кызы. Гел китапта язылганча, барысының да тормыш юлы ал да гөл булмагандыр. Әмма алар авырлыкларга бирешмичә, сынатмыйча гомер итәләр. Һәр атна саен китапханәгә килергә, очрашырга да вакыт табалар.

Эшләребез бер көндә генә башкарыла торган түгел. Шуңа күрә апалар белән еллык план төзедек. Елның беренче кварталында мендәр тышлары чигәргә ниятләдек, гыйнвар ахырына әлеге кул эшләребез инде әзер. Хәзер шулар мисалында кыз балаларга чигү үрнәкләрен күрсәтә торган дәрес уздырасы гына кала. Традиция  буенча, апрель аена, авылыбыз егетләре Сөлге җыйган вакытка кулъяулык чигәрлек кызлар тәрбияләү максатыбыз.

Чыннан да, аккалфаклы апаларыбыз бик уңган-булган кешеләр. Саҗәрә апа Мөхәммәтшина, әйтик, 40 елдән артык авылыбыз фельдшеры булып эшләде, аның ярдәме тимәгән йорт юктыр. Ул барлык чараларда да әйдәп йөрүче. Гөлнур апа Харисова бәйләүгә, чигүгә оста, тәмле пешерә. Колхозлар чорында авыл фермасында, терлекчелектә тырыш хезмәт куеп, ни кызганыч, минималь пенсия алып яши. Фәнзирә Садриеваны, табышмак бар бит әле: "Ура, суга, җилгәрә, үзе төяп  җибәрә” - комбайн турында, менә шул комбайн кебек инде ул безнең Фәнзирә апа. Белмәгән эше, пешермәгән ризыгы юк. Фәния Галимова исә бик сабыр, тыныч холыклы кеше. Бик тәмле пешерә, чигә. Мәгъдания апа Гаязова Оренбург ягыннан килен булып килгән безнең авылга, бик уңган. Гөлзифа апа Сибгатова да кул эше остасы. Ул җепләрдән бәйләп, бик матур одеал эшләгән, искитмәле сабырлык сорый торган хезмәт. Санап чыктым да, алар барысы да киленнәр икән ләбаса. Сайлый белгәннәр безнең авыл абыйлары тормыш иптәшләрен!

Әнисә апа Газетдиновалар - нигез саклап калучылар. Алар, ире белән, әти-әниләренең йортлары таркалмасын дип, Әмиргә Түбән Камадан кайтып урнаштылар. Бик актив, бик оешкан кеше. Бар эшкә дә курыкмыйча алына.

Шушы апаларга - барысына да уңышлар телим. Безне кул эшләрегез белән әле тагын шатландырып яшәгез.

Гөлшат Әгъләмова,

Әмир авылы клубы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X