Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән районының мәдәният хезмәткәрләре коронавируска каршы вакцина ясата

Коронавирус белән авыручылар турында һәр көнне радио-телевидение аша, газеталарда язып та мәгълүмат биреп баралар. Бәхеткә, үзем авырмадым, шулай да кешеләрнең аны ничек авыр кичерүләрен ишетеп беләм. Кызганыч, үлүчеләр дә бар.

Шуның өчен алдан саклык чарасын күрергә булдым, коронавируска каршы прививка ясаттым. Укол кадатырга мәдәният йортындагы хезмәттәшләр белән бардык. Вакцинаның икенче дозасын  май азагында алабыз. Уйлаштык та, гел кеше арасында эшләгәч, ясатырга булдык.

Вакцинаны керткәнче табиб тикшерүе уздым. Табиб прививкадан  соң берничә көн авыр эшләмәскә, мунчада юынмаска, спиртлы эчемлекләр кулланмаска кушты.

Беренче дозадан соң температурам күтәрелмәде, дөрес, берникадәр хәлсезлек сиздем, косасы килгән төсле дә булды. Икенчесе дә яхшы үтәр дигән өметтә торам.

Элек, фельдшер-акушерлык пунктында эшләгәндә, гриппка каршы  да һәр елны прививка ясата идем, шуңадырмы,грипп белән каты авырганым булмады. Бу вакцина да ярдәм итәр дип уйлыйм.

Ләйсән Нотфуллина.

Якты Тау авылы.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев