Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән районы халкы динле

Кеше иң элек ана телен камил белергә тиеш. Мин туган телен белмәгән кешене, ничектер йортсыз кешегә тиңлим, андыйның дине дә булмый, гореф-гадәтләрне дә белми, дигән сүз.

Элегрәк балаларыбызны рус мәктәбенә бирергә дип уйлаган идек. Хәзер инде бу ялгыш фикер булганын аңладым. Рус мәктәбендә бит, уку гына түгел, тәрбия дә рус телендә бирелә. Кызларыбыз Иске Кади мәктәбен тәмамлап югары белем алдылар, тел ягыннан кыенлыклар  булмады. Үзем шунда эшкә урнашкач, кечкенәбезне балалар бакчасына Ульяновка авылына йөрттек, хәзер ул Иске Кади мәктәбендә укый. Һәр милләт баласы туган телен, динен, гореф-гадәтләрен белеп үсәргә тиеш.

Мин тумышым белән Актаныш районыннан. Чиста татар районы булса да, рус мәктәбендә укыдым, ул вакытта татар теленә, дингә караш та башкачарак иде. Чирмешән районына килен булып килгәч, биредә диннең бик көчле икәнлеген күрдем: авыл саен мәчет, һәр йортта диярлек Коръән ашлары уздыралар. Хәзер инде Актанышта да шулай, дингә караш үзгәрде, әнием намазда, Коръән ашларында укып йөри.

Күп милләтле районда яшәгәч, руслар, чувашлар, мордвалар белән аралашып, дус яшибез. Эшем дә чуваш авылларында: Ульяновка һәм Иске Элмәле балаларын биергә өйрәтәм. Бер–беребезне дини бәйрәмнәребез белән котлыйбыз, аларның гореф-гадәтләрен дә хөрмәт итәм.

Институтта укыганда, тулай торакта рус кызлары белән яшәдем. Без еш кына динебез, йолаларыбыз турында, аның охшаш һәм аермалы яклары хакында сөйләшә идек. Аралашуда да кыенлыклар тумады, бер гаилә кебек, дус булдык.

Гөлнара Зайцева.

Тукай поселогы.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X