Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән пенсионеры светофорның куркынычсызлыгы өчен борчыла

Мин үзем Ярминкә тыкрыгында яшим. Үзәккә йөргәндә 1 нче Чирмешән мәктәбе янәшәсендә, ягъни Совет һәм Гагарин урамнары кисешкән юл чатында куелган светофор яныннан узам.

​​​​​​​​​​​​​​ Тик, беренчедән, аның уты Совет урамыннан, универмаг ягыннан килә торган машина йөртүчеләргә күренми. Икенчедән, аңа тоташкан кабель шунда үсүче нарат агачлары ботагына гына эленгән һәм җиргә кадәр салынган. Бу куркыныч түгелме? Моның өчен җаваплы оешмалар әлеге хәлне ничек аңлаталар икән?

Людмила Кузнецова,

Чирмешән авылы.

Якташыбызның беренче соравына районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров болай дип җавап бирде:

-Балалар учреждениесе янындагы әлеге светофор җәяүлеләр өчен куелган һәм тиешле таләпләргә туры килә. Мондый урыннарда машина йөртүчеләрдән аеруча сак, игътибарлы булу таләп ителә.

Икенче сорауга Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева җавабы:

-Кабель хакындагы хәбәр өчен рәхмәт. Дөрес, анда зур электр көчәнеше юк, тирә-юньдәгеләргә куркыныч янамый.Әмма аны яхшырак итеп сузу җаен табарбыз.

фото: Марат Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев