Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләрнең күпчелеге коронавирустан прививка ясаткан

Мин ноябрь аенда короновирусны җиңелчә генә чирләп үткәрдем. Бу авырудан, районга прививка кайту белән, декабрь аенда ук укол кадатырга уйладым. Тик антителаны тикшертеп карадым һәм миңа әлегә бераз кичектереп торырга куштылар.

Май аенда кабат тикшеренү узгач, миндә антителаның 25 процеттан да кимрәк булуы ачыкланды һәм коронавирустан прививка ясаттым. Аллага шөкер, бернинди авырлык та тоймадым, икенчесен дә куйдырдым. Моңа бары үзеңне ышандырырга гына кирәк, дип уйлыйм.

Грипптан да һәр елны прививка ясата идем, чирләгән очракта да ул авыруны җиңел кичерергә ярдәм итә. Шуңа үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне алдан кайгыртырга, саклык чаралары күрергә тырышыйк. Без өлкән яшьтәге кешеләр белән гел элемтәдә булгач бу аеруча да кирәк.

Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты коллективында эшләүче 38 хезмәткәрнең 8се генә прививка ясатмады, кемнең антителасы бар, кемгәдер әлегә ярамый.

Хезмәткәрләр арасында бу авыруны кичерүчеләр булса да, шөкер, өлкәннәребез чирләмәде. Үткән ел өч ай изоляция режимында эшләдек, шуның да файдасы булгандыр. Авырган хезмәткәрләр, терелеп бетмичә, эшкә чыкмады. Шулай да йорт-интернатта тәрбияләнүче өлкәннәребез дә бу чирдән саклык чарасын алдан күрде, 60 кешенең 49сы прививка ясатты. Үзебезнең табибыбыз аларны гел карап торды, берничәсендә генә температура һәм кан басымы күтәрелү күзәтелде. Прививка ясатуның бер авырлыгы да юк. Сәламәт булыйк.

Илшат Закиров.

Чирмешән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев