Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән лицее укучылары Казанны фотога төшергәннәр

Без, лицей укучылары, май аенда Казанга бардык. Күбәү идек, көчкә ике автобуска сыйдык.

Башкалага кергәч, иң әүвәл Миллениум күперенә аерым игътибар иттек. Аннан Кремльгә, Кол Шәриф мәчетенә кердек: искиткеч матур. Үз күзләребез белән зур Коръән китабын күрдек. Мондагы люстраның зурлыгы да таң калдыра. Музейда да булдык. Без боларның барысын да, һәр мизгелне теркәп калдыру өчен, фотога төшереп бардык.

Аннан Бауман урамына төштек. Бу урамда карап йөрергә бик кызык. Ә “Чәйханә”дәге ризыкларның тәмлелеге!

Сәяхәтебезнең төп максаты -  Галиәскар Камал исемендәге театрда булу иде. Анда балалар өчен “Кәҗә, сарык һ.б.”  спектаклен бер сулышта карадык. Әлеге сәфәр өчен бик зур рәхмәт. Ул минем күңелдә, якты бәхет нурыдай, мәңге истә калыр.

Айбулат Шәфыйков,

Чирмешән лицее укучысы.

Алсинә Халиуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X