Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән лицее балалары автобус көткәндә дә китаптан аерылмаганнар

15 нче май көнне, безнең лицеебыздан 30 кеше (28 укучы һәм ике укытучы) Казанда, УНИКС концертлар залында уздырылган VII Дөньякүләм “Әдәби марафон” проектының финал тантанасында булып, дипломнар белән бүләкләнеп кайттык. Ә гомумән, Чирмешән районыннан 58 кеше финалга узган һәм без барлык катнашучылар арасында сан ягыннан бишенче урында идек. Анда арасында Башкортстаннан, Марий-Элдан, Омск һәм Пермь өлкәләреннән, Санкт-Петербург, Ижевск, Сургут, Яңа Уренгой шәһәрләреннән, хәтта Австралиядән дә татарча китап укырга яратучылар бар иде.

Без “Әдәби марафон”ның нәкъ менә апрель аенда уздырылганында катнаштык. 1 нче апрельдән башлап, 21 көн дәвамында китап укып, ошаган өзекне үзебезнең ВК социаль челтәрендәге диварыбызга урнаштыра бардык. Проектта катнаша башлаучыларның барысы да финалга барып җитә алмады. Чөнки әлеге эш шактый җаваплылык, ихтыяр көче сорый; “бүген арыдым, иренәм, вакытым юк әле” дияргә урын калдырмый, алай дигән очракта, проекттан төшеп кенә каласың. Инде үзем, катнашучы буларак, проектның практик яктан файдасы турында аңлатып китим. Беренчедән, нәкъ менә шул җаваплылык хисе, вакытны дөрес бүлә белү, бүгенге эшеңне иртәгәгә калдырмау кебек яхшы гадәтләрне формалаштыру өчен бик файдалы. Икенчедән, телефонда татар шрифты урнаштырып (укучылар күбесе текстларны телефонда җыйды, шул исәптән үзем дә), һәр көнне татарча язасың! Татар сүзләрен “гарипләндереп”, татар хәрефләре урынына рус хәрефләрен кулланып язудан (чынлыкта исә бу – хаталы язу бит инде!) котылырга ярдәм итә. Өченчедән, грамоталылыкны күтәрә, чөнки син аласы өзегеңне башта бер укып чыгасың, аннары аны телефоныңда яки компьютерда җыйганда икенче кат укыйсың, диварыңа “элгәнче” дөреслеген тикшереп, хаталарын төзәтеп чыгасың. Ә бу вакытта баш мие дә, күзләр дә үзенең хәтердә калдыру үзлеген эшкә җигә. Дүртенчедән, иң төп файдасы – никадәрле рухи азык аласың! Әдәби әсәрдәге геройлар тормышы белән яшисең, кызганасың, теләктәшлек белдерәсең, елыйсың һәм көләсең...

Мәсәлән, марафон вакытында минем 7 б класс укучылары: Азалия, Айнур, Булат, Эльвина, Алисә, Салават, Айгөл Роза Хафизованың “Кашкарыйлар озын гомерле” әсәрен укыды. Укып кына калмады, әдәбият дәресләрендә эчтәлеген сөйләде, геройларга характеристика бирде, татар теле дәресләрендә әлеге әсәрдән алынган өзекләр буенча әзерләнгән карточкаларда грамматик биремнәр башкарды, аерып алынган өзекне изложение итеп язды; укып бетергәннән соң сочинение язды. (Бу минем тарафтан махсус шулай эшләнде, әсәр укудан балалар билге дә алсын өчен мөмкинлекләрне максималь файдалану булды). Әлеге әсәрне укыган вакытта балалар Тәнзилә һәм аның дуслары, Бөек Ватан сугышы мәхшәрләре аркасында бу якларга эвакуацияләнеп килгән һәм каты авырудан терелә алмыйча үлеп калган Лора, көн саен фронттан “похоронкалар” алып торган авыл кешеләре, ятим калган балалар язмышы өчен чын-чынлап борчылып яшәде. Әсәр барысына да берсүзсез ошады, мөгаен, үз яшьтәшләре турында булгангададыр. Бала гына булуларына карамастан, әсәр геройларының никадәр авыр физик эш башкаруларын укып та сокландылар. Сочинениесендә бер укучым: “Хәзер булса, без алар күргән авырлыкларга түзә алыр идек микән? Минемчә, хәзергеләр физик яктан да, мораль яктан да Тәнзилә, Салих, Закуаннардан көчсезрәк. Шуңа күрә, бүгенге тыныч тормышта яшәвебез өчен, бу Бөек Җиңүне яулашкан олыларга да, әлеге әсәрдә сурәтләнгән төсле язмышны кичергән балаларга - яшьтәшләребезгә мең кат рәхмәтлебез” дип язган. Димәк, укучы укып кына калмаган, уйланган да дигән сүз инде бу.

10 а классыннан Марат, Гөлшат, Ленара Фәнис Яруллинның “Яралы язмышлар” әсәрен укыды. Алар һәркөн, китапны укып алга барган саен, балалар йортында яшәргә мәҗбүр балаларның аянычлы язмышы, андагы гаделсезлекләр турында укып кайгырышсалар; шул ук вакытта һәр җирдә дә олы йөрәкле, кешелекле Миңлегөл ханым кебек тәрбиячеләр дә табылуын күреп, кайбер балаларның гаиләләргә алынып, бәхеткә тиенүенә сөенделәр.

Шушы ук класстан Айгөл белән Диләрә Мәхмүт Хәсәновның “Язгы аҗаган” романын укыды. Китап кирпеч калынлыгы булганга күрә, 21 көн вакыт җитеп тә бетмәде. Кызлар ярышы-ярыша бертуган егетләр Гази, Һади, Таҗи язмышын барлый, Иргали гаиләсе, Гөлүсәнең бәхетсез мәхәббәте өчен борчылып күзләренә яшь тула. Роман шулкадәр мавыктыргыч, алар аны үзләреннән бер дә калдырмый, озын тәнәфестә дә, Чегадайдан йөреп укучылар булганга күрә, автобус көткәндә дә китапка иелгән, я укый, я яза торган була иде.

Мин укыта торган класслардагы 33 бала проектка кереп, 23 се финалга барып җитте. Билгеле, аларның һәрберсен 21 көн буена күз уңында тоттым, ВКонтакте диварына өзекне кую-куймавын күзәтеп, язмаларны укып бардым, хаталары булса, шунда ук хәбәрләшеп, төзәтергә кушам, укучылар төзәтә иде. Бу барыбыз өчен дә мавыктыргыч та, мәшәкатьле дә, кызыклы да атналар булды. Никадәр әсәр укылды, фикер алышулар булды. Проект тәмамлангач та, өзек куясы килде. Китап укуны дәвам итәсең, билгеле, тик күңелгә нидер җитми шикелле. Чөнки проектта катнашучылар барыбыз да ВКонтактеда үзара “дуслар”, бер-беребезнең өзек куйганын көтеп, күзәтеп, укып, лайклар куеп тора идек.

Инде менә VII Дөньякүләм “Әдәби марафон”ның финал тантанасы да артта калды. Проектта 1370 кеше катнашырга теләк белдергән иде, шуларның 1100 се финалга барып җитте һәм Казанга килергә чакыру алды. Тантананы проект җитәкчесе Раил Гатауллин белән бергә якташыбыз Гөлназ Гатина алып барды. Гөлназны күреп тә сөенеп һәм горурланып утырдык. Финалистларны котларга һәм бүләкләргә дип бик күп танылган язучылар һәм шагыйрьләр килгән иде: Рабит Батулла, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Фоат Галимуллин, Мәдинә Маликова, Эльмира Шәрифуллина, Илсөяр Ихсанова, Ләбиб Лерон, Ленар Шәех, Рәдиф Сәгъди һ.б. Укучылар алар турында китаптан укып кына белсә, биредә исә үзләрен күреп, тавышларын ишетеп, никадәр акыллы фикерләр тыңладылар. Анда чакырылган һәм катнашу бәхетенә ирешкән балалар бик матур тәэсирләр белән, тагын да катнашачакбыз дип кайттылар.

Менә шундый кызыклы һәм файдалы проект ул “Әдәби марафон”. Биредә мәктәп укучылары гына түгел, теләге булган һәркем катнаша ала. Тулы гаиләләре белән сәхнәгә чыгучылар да бар иде финал тантанасында. Районыбыздагы һәркем үк булмаса да, бик күп кеше ВКонтакте социаль челтәрендә бар. Балалар китап укымый дигәнне бик еш ишетәбез. Чыннан да, балаларны әдәби китапка тарту җиңел түгел. Ләкин “Әдәби марафон” проекты безгә биредә бик зур ярдәм күрсәтә ала. Әйдәгез, балалары, оныклары мәктәптә укучы әти-әни, әби-бабайлар! Киләсе марафонда бергәләп катнашыйк! Балалар олыларның матур үрнәген күреп, бик теләп сезгә кушылырлар дип уйлыйм. Әгәр шундый максатны алдына куйса, һәр гаиләдәге әни (бәлки кайбер әтиләр дә) кичен баласын янәшәсенә утыртып, бергәләп кулына китап алып утырып, берничә бит булса да укый, аннары ВКонтактеда үз диварына куя икән - бу балагыз өчен бик зур тәрбияви үрнәк булачак. Балалар татарча сөйләшми, аралашмый, татарча укымый дигән вәзгыятьне үзгәртүгә үзегездән менә дигән өлеш кертү һәм иң мөһиме – балаларыгызга алар сезнең белән горурланырлык үрнәк күрсәтү булачак. Бергәләп китап укырга, аннары шулар турында сөйләшергә, балагызның уйларын, теге яки бу вакыйгага карата фикерләрен белергә, аралашырга менә дигән мөмкинлек булачак! Балагызның сөйләме татар сүзләренә байыячак, укыганын сезгә татарча сөйләтсәгез, сөйләме дә шомарачак. Балагыз кечерәк класста укый икән, ул бит көненә бер әкият, яки бер хикәя генә дә укып, өзеген язып куя ала. Әллә ничә куянның койрыгын берьюлы тотарга мөмкин. Барсына да сезнең теләк кенә кирәк. Яшерен-батырын түгел, күп әти-әнинең үз баласы белән рәхәтләнеп сөйләшергә-аралашырга да вакыты юк бүген. “Әдәби марафон” нибары 21 көн. Бу артык күп вакыт түгел, тырышсаң, үтәп булырлык. Ә ни өчен 21 көн дисәгез, психологлар фикеренчә, 21 тапкыр эшләсәң, теләсә нинди гадәт тә автоматлаша, ягъни гадәткә керә ала икән. Проект вакыты узып китә, ә синең инде һәр кич утырып, кимендә берәр сәгать китап уку гадәтең формалашып өлгерә, китаптан аерыласы килми башлый.

Әлеге проект сезне кызыксындырган икән, киләсе “Әдәби марафонда” катнашырга чакырам. “Бала тәрбияләүдә (әдәби китап уку – иң беренче әхлак тәрбиясе алу бит әле ул!), белем бирүдә (китап уку грамоталылыкны күтәрүен һәркем белә) мәктәп һәм укытучылар гына җаваплы, алар эшләсен әнә” дип уйламыйча, үзегез дә кушылсагыз иде! Бала өчен үз әти-әнисе иң көчле үрнәк, ул һәрнәрсәдә аларга охшарга тырыша икәнен онытмасак иде! Бергәләп укыйк, балаларыбыз да укысын. Балаларыбыз әдәби әсәрләр аша тәрбия алсын, үз телебезнең байлыгын, матурлыгын тойсын, халкыбыз белән горурлансын иде! Бергә булыйк, бердәм булыйк! Киләсе “Әдәби марафон”да очрашыйк!

Миләүшә Котбиева,

Чирмешән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Фотолар авторның шәхси архивыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев