Чирмешән комсомоллары эшли дә, ял да итә белгәннәр
Мин 1984-1988 елларда районның комсомол комитетында оештыру бүлеге мөдире булып эшләдем, Миләүшә Батыршина беренче секретарь иде. Ул елларны искә төшерсәң яшьлек хатирәләре яңара.
Без яшүсмер вакыттан комсомолда тәрбияләнгән буын. 14 яше тулган укучыларны бюрода үзебез комсомолга кабул иткән дә хәтердә әле. Комсомолга керергә теләгән малайлар һәм кызлар иң элек уставны өйрәнә иде. Шуннан соң аларны мәктәптәге комсомол оешмасында кабул итәләр, аннан район комитеты кабинетында укучыларның, устав буенча, район, республика, ил сәясәте турындагы белемнәрен тикшердек.
ВЛКСМның район комитетын колхозларның, оешмаларның, мәктәпләрнең башлангыч оешмалары берләштерде. Комсомоллар барлык эшләрдә дә актив булдылар, өмәләрдә башлап йөрделәр, чөгендер дә үстерделәр, яфрак-азык әзерләүдә дә катнаштылар. Урып-җыю чорында, атна саен, алдынгы комсомол-комбайнчыларга, кырга барып комсомол райкомының күчмә вымпелын тапшырдык.
Кичләрен яшьләр күңелле итеп ял да итә белделәр. Район мәдәният йортында ул вакыттагы музей директоры Николай Фролов ярдәмендә комсомоллар белән диспутлар оештыра идек. Яшьләр монда бик теләп катнашты, үз фикерләрен ассызыклап аңлаттылар. Район үзәгендәге “Чәйханә”дә татар яшьләре өчен кичке уеннар да оештырган хәтердә. Төрле авыллардан килеп, район үзәгендә эшләүче комсомоллар кич утыра, күп кенә яшьләр шунда таныша да иде.
Җәүдәт Идрисов.
Чирмешән авылы.
fivepearls.ru фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев