Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәркәтә фельдшеры вакытны санап тормый

Карт кеше теләсә кайсы вакытта авырып китәргә мөмкин. Төнлә аш бүлмәсенә чыгып барганда башым әйләнеп егылдым, каты бәрелүдән кан китте. Көч-хәл белән шәфкать туташыбыз Илсөярнең номерын җыйдым.

Көтеп торган диярсең, шунда ук ире Илдар җавап бирде. Гаиләләре белән безнең сәламәтлек сагында торалар бит алар. Озак та үтмәде, Илсөяр килеп тә җитте. Тиз арада миңа ярдәм күрсәтте, чәйләр куеп эчереп, хәлем уңайлангач, яктылык иңә башлагач кына кайтып китте. Мин аңа бик рәхмәтле.

Авыл халкы да Илсөяр Миргалимованың хезмәтеннән бик канәгать. Газета аша аңа авылдашларның да рәхмәтен җиткерәм.

Илсөяр туганнан туганымның кызы. Минем кебек, ул да Бәркәтәгә Самара өлкәсеннән килен булып килде. Инде менә күп еллардан бирле медицина хезмәте күрсәтә. Ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыру янына ашыга. Кулыннан килгән ярдәмен күрсәтә, киңәшләрен кызганмый. Чирмешәннән дарулар да алып кайтып бирә, ничек кулланырга икәнен бәйнә-бәйнә аңлата.

Илсөяр, безгә күрсәткән изгелекләрең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын. Гомерең исәнлектә, кайгы-хәсрәтсез үтсен.

Рәхилә Мәгъсүмова.

Бәркәтә авылы.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев